Күршеләрне агуламагыз
Ялган аракыга каршы көрәш ункөнлеге дәвам итә. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре рейдлар уздырдылар, кибетләрне тикшерделәр. Алар кайбер сәүдә нокталарында ике билгеләнештәге составында спирт булган сыеклык булуын ачыкладылар. Чынлыкта болар - косметик лосьоннар, әмма сатучылар кулланучыларның аларны ни өчен сатып алуларын яхшы беләләр. -Хөрмәтле сатучылар, кешеләрне кызганыгыз, мондый товар алып кайтмагыз,...
Ялган аракыга каршы көрәш ункөнлеге дәвам итә.
Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре рейдлар уздырдылар, кибетләрне тикшерделәр. Алар кайбер сәүдә нокталарында ике билгеләнештәге составында спирт булган сыеклык булуын ачыкладылар. Чынлыкта болар - косметик лосьоннар, әмма сатучылар кулланучыларның аларны ни өчен сатып алуларын яхшы беләләр.
-Хөрмәтле сатучылар, кешеләрне кызганыгыз, мондый товар алып кайтмагыз, күршеләрегезне агуламагыз, - дип мөрәҗәгать итте җитәкче белгеч-эксперт Госман Билалов. - Кулланучыларның кибетләрдә мондый эчемлекләр сатылуы турында 2-93-21 телефоны буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенә хәбәр итүләрен үтенәбез. Анонимлык гарантияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев