Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Крещениедә кайда су коенырга

Районда Крещение бәйрәмендә су коену өчен махсус бәкеләр булдырылачак. Кәкре Күл, Сөнчәле, Иске Үзи, Иске Тимошкино авылларында Сөлчә елгасындагы крещение бәкеләрендә тәнне сихәтләндереп булачак. Шулай ук Киса һәм Урмандеево авылларында да халык бәке һәм буаларда су керә алачак. Самаренкин исемен йөрткән чишмә исә искемокшинолылар өчен Крещение бәйрәмендә яраткан су коену...

Районда Крещение бәйрәмендә су коену өчен махсус бәкеләр булдырылачак.


Кәкре Күл, Сөнчәле, Иске Үзи, Иске Тимошкино авылларында Сөлчә елгасындагы крещение бәкеләрендә тәнне сихәтләндереп булачак. Шулай ук Киса һәм Урмандеево авылларында да халык бәке һәм буаларда су керә алачак. Самаренкин исемен йөрткән чишмә исә искемокшинолылар өчен Крещение бәйрәмендә яраткан су коену урыны булып тора. 18 гыйнвар көнне күпчелек чиркәүләрдә төнге гыйбадәт кылулар үтә, шуннан соң су изгеләндерелә.

Аксубай район үзәк хастаханәсе табибы Марсель Ислямов йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интеккән һәм куркынычлылык төркеменә кергән кешеләргә бозлы суда коенудан тыелып торырга киңәш итә. Бу организм өчен зур киеренкелек, дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев