Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Коткаручыларга – медальләр һәм грамоталар

Яңа ел алдыннан Аксубайда коткаручыларны хөрмәтләделәр. Россиядә озак еллар буена барлык гадәттән тыш хәлләргә, техноген һәлакәтләр һәм аварияләргә оператив тәэсир иткән хезмәт булмаган. Россиядә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - 1990 елда, биш елдан соң Татарстан МЧСы оеша. Һөнәри бәйрәм - икеләтә юбилей көнне, авыр минутларда ярдәмгә килгән, курку белми, гомерләрен...

Яңа ел алдыннан Аксубайда коткаручыларны хөрмәтләделәр.


Россиядә озак еллар буена барлык гадәттән тыш хәлләргә, техноген һәлакәтләр һәм аварияләргә оператив тәэсир иткән хезмәт булмаган. Россиядә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - 1990 елда, биш елдан соң Татарстан МЧСы оеша.

Һөнәри бәйрәм - икеләтә юбилей көнне, авыр минутларда ярдәмгә килгән, курку белми, гомерләрен аямый янгыннар сүндерүче, кешеләрне коткаручы һөнәр ияләре адресына районның төп сәхнәсеннән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларны тәбрикләргә район җитәкчесе, туганнары, якыннары, дуслары һәм гаиләләре килгән иде. Бәйрәм коткаручылар гимны яңгыраудан башланды.

Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов билгеләп үткәнчә, Россия МЧСы коткаручылары табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш шартларда эзләнү-коткару эшләре оештыралар һәм алып баралар.

-Коткаручылар тәүлек әйләнәсенә эшлиләр, бәлага тарган кешеләргә ярдәм кирәк булу турындагы һәр хәбәргә тәэсир итәләр, - дип сөйләде баш коткаручы.

-Ул бүгенге буын коткаручыларына үрнәк алырлык кешеләр бар, шуларның берсе - МЧС структурасында чирек гасыр эшләгән янгын сүндерү-коткару гарнизонының экс-җитәкчесе Әхтәм Насртдинов, дип әйтеп үтте һәм коткаручы-ветеранга рәхмәтен җиткерде.

Район башлыгы Камил Гилманов та үзенең тәбрикләү чыгышында коткаручыларның катлаулы эше хакында сөйләде.

-Бүген хезмәтегезгә бик күп вәкаләтләр йөкләнгән. Сез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында коткару эшенә әзер торасыз, янгын сүндерү машиналары, коткару эшләрен алып бару өчен җиһазлар да сезнең карамакта - барыгыз да үз эшенең чын остасы. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - дип әйтте Камил Камал улы.

Коткаручылар турындагы видеотасма әлеге һөнәр ияләренә карата ихтирамны бермә-бер арттырды: хроника кадрларында - шартлаганнан соң ишелеп төшкән өйләрдә, Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә алып барылган хәлләр сурәтләнгән.

Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов коткаручыларга аларның эшендә янгыннар һәм гадәттән тыш хәлләр булмасын, ә хезмәтләре кисәтү эшләре алып бару белән чикләнсен иде, дип теләде.

Иң яхшы эшләүче коткаручыларны районның төп сәхнәсендә, һөнәрдә югары уңышларга ирешкәннәре өчен, район башлыгы, башкарма комитет, Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчелеге исеменнән Мактау кәгазьләре белән билгеләп үттеләр.

Иң югары бүләк - медальгә МЧС коткаручылары һәм хезмәткәрләре лаек булды - "Маршал Василий Чуйков" истәлек медале белән - Татьяна Ермолаева һәм Җәмил Хөснетдинов, "Россия МЧСына 25 ел" медале белән Геннадий Миронов һәм Фәрит Туктаров бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев