Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Коррупция – контрольдә

Аксубай муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышнда күптөрле мәсьәләләр күтәрелде. Районда үзара салым средстволарының ничек үзләштерелүе хакында финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Зөмәрә Шәязданова хисап тотты. Мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең законлы үтәлеше, шулай ук әлеге тармакларда коррупциягә каршы көрәш буенча...

Аксубай муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышнда күптөрле мәсьәләләр күтәрелде.


Районда үзара салым средстволарының ничек үзләштерелүе хакында финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Зөмәрә Шәязданова хисап тотты.

Мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең законлы үтәлеше, шулай ук әлеге тармакларда коррупциягә каршы көрәш буенча төзелгән комиссияләрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләүләре турында мәдәният бүлеге методисты Светлана Убейкина һәм баш табиб урынбасары Марсель Ислямов сөйләде.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Эльмира Крайнова коррупциягә каршы көрәш турындагы канунга бәйле яңалыклар, коррупциягә каршы муниципаль программа үтәлеше турында сөйләде, шулай ук Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы белән таныштырды.

Мәнфәгатьләр бәхәсен көйләү һәм коррупциягә каршы көрәш таләпләрен көчәйтү турындагы таләпләрне үтәү буенча комиссия эшчәнлеге турында башкарма комитетның кадрлар бүлеге җитәкчесе Надежда Крайнова, Иҗтимагый Совет эшчәнлеге турында җирлекара үзәк китапханә директоры, Иҗтимагый Совет рәисе Ирина Телешева хисап тотты.

Утырыш эшенә йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов, мәдәният һәм медицина тармаклары комиссияләренә бюджет һәм бюджеттан тыш средстволардан максатчан файдалану өлешендә канунны кискен үтәүне, ә контроль-хисап палатасына мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында тукландыруны оештыруга бәйле тикшерүләр үткәрүне таләп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев