Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Казанлыларга – Аксубай сые

Аксубай бәрәңгесе, ит һәм бөртек шәһәр халкы тарафыннан зур сорау белән кулланыла. Мондый нәтиҗә Казанда үткән ярминкәләрдән чыгып ясалды. Анда безнең барлык җитештерүчеләр катнашты. Авыл җирлекләре шәһәр халкына тонна ярым бәрәңге сатты, шуңа өстәп яшелчә, җиләк-җимеш, кош-корт, йомырка, бал, сөт, эремчек, каймак һ.б. ризыклар алып барды. Шәхси эшмәкәрләр тәкъдим иткән...

Аксубай бәрәңгесе, ит һәм бөртек шәһәр халкы тарафыннан зур сорау белән кулланыла.


Мондый нәтиҗә Казанда үткән ярминкәләрдән чыгып ясалды. Анда безнең барлык җитештерүчеләр катнашты. Авыл җирлекләре шәһәр халкына тонна ярым бәрәңге сатты, шуңа өстәп яшелчә, җиләк-җимеш, кош-корт, йомырка, бал, сөт, эремчек, каймак һ.б. ризыклар алып барды. Шәхси эшмәкәрләр тәкъдим иткән дуңгыз һәм сыер итен дә башкала кешеләре күз ачып йомганчы сатып алып бетерделәр. "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ, "Сөлчә" ҖЧҖ һәм "Колос" ҖЧҖ сөте дә казанлылар күңеленә ошады. "Аксу Агро" ҖЧҖ һәм "Аксубай" АФ" - 9 тонна бөртек, ә "Актай" агрофирмасы йөз килограмм ипи-булка әйберләре сатты. Аксубайлылар быелгысы елда оештырылган соңгы ярминкәдә барлыгы бер миллион сумлык товар сатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев