Каникулларны кайда үткәрергә
Аксубайның мәдәни һәм спорт оешмалары балалар һәм өлкәннәр өчен бик шәп программа әзерләгәннәр. 3 гыйнварда балалар китапханәсендә "Яңа ел лотереясы" акциясе үткәрелә. 2016 елның беренче 16 китап укучысы автомат рәвештә лотереяда катнашучы була. 4 гыйнварда - "Сәлам, маймыл елы!" күңелле бәйрәм. 5 гыйнварда - "Раштуа" мәгълүмат стенды. 6 гыйнварда -...
Аксубайның мәдәни һәм спорт оешмалары балалар һәм өлкәннәр өчен бик шәп программа әзерләгәннәр.
3 гыйнварда балалар китапханәсендә "Яңа ел лотереясы" акциясе үткәрелә. 2016 елның беренче 16 китап укучысы автомат рәвештә лотереяда катнашучы була.
4 гыйнварда - "Сәлам, маймыл елы!" күңелле бәйрәм.
5 гыйнварда - "Раштуа" мәгълүмат стенды.
6 гыйнварда - "Туган як бизәкләре" дип аталган сәнгатьле укучыларның район бәйгесе.
8 гыйнварда - калейдоскоп "Могҗизалы бәйрәм - Раштуа!" чаралары үтә. Барлык чаралар да сәгать 10.00 да башлана.
Моңардан тыш, 3-6 гыйнварда "Безгә яңа китап килде" күргәзмәсе оештырыла. Өлкәннәр, гаилә һәм балалар китапханәсе 3ннән 9 гыйнварга кадәр эшли. 7-8 гыйнвар ял көннәре.
Районның туган якны өйрәнү музее үз эшен 2 гыйнварда яңарта. 7 гыйнвардан тыш, музейга 10.00-16.00 сәгатьләрдә бару мөмкин. 5 гыйнварда музейда яңа ел викторинасы һәм мультдискотека үткәрелә, 6 гыйнварда - экскурсия һәм бәйрәм уеннары.
Спорт сөючеләр өчен:
Универсаль спорт залы 2 гыйнварда эшли башлый, эш сәгатьләре 14.00 дан 21.00 га кадәр.
Йөзү бассейны 2 гыйнвардан гадәти режимда - 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли.
5 гыйнварда "Юность" спорт клубында - Николай Краснов истәлегенә мини-футбол буенча турнир.
6 гыйнварда "Дельфин"да бильярд буенча ярышлар үтә.
9 гыйнварда "Таткоммунэнерго" призына самбо буенча турнир булачак. Барлык чаралар да сәгать 10.00 да башлана.
Шугалакта Яңа елның 1 гыйнварыннан 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр шуарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев