Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Кабул итү оештырыла

"Бердәм Россия" партиясенең туган көне - 1 декабрьдә Аксубай муниципаль районында гражданнарны кабул итү оештырыла. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан җирле җәмәгатьчелекне кабул итү пунктында: 8.00-10.00 сәгатьләрдә - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов; 10.00-12.00 сәгатьләрдә - партиянең җирле...

"Бердәм Россия" партиясенең туган көне - 1 декабрьдә Аксубай муниципаль районында гражданнарны кабул итү оештырыла.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан җирле җәмәгатьчелекне кабул итү пунктында: 8.00-10.00 сәгатьләрдә - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов; 10.00-12.00 сәгатьләрдә - партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Дәүләтшин; 14.00-16.00 сәгатьләрдә - җирле бүлек секретаре урынбасары, рйаон башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин; 16,00-18.00 сәгатьләрдә - район башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов гражданнарны кабул итүне гамәлгә ашырачак.
Авыл җирлеге башлыклары гражданнарны 9.00-18.00 сәгатьләрдә үзләренең +,башкарма комитет биналарында кабул итүне алып барачак.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Леонид Жуков һәм бистәнең башкарма комитет җитәкчесе Владимир Кононов Аксубай, Советлар урамы, 2нче йорт адресы буенча, шулай ук 9.00-18.00 сәгатьләрдә кабул итү алып барачак.
Аксубай районы халкы партия вәкилләренә үзләренең сорауларын бирә алалар. Гражданнарны чиратлап кабул итәчәкләр, үзең белән паспорт булу зарур. Төгәлрәк мәгълүматны 2-72-86, 2-93-31 телефоннары аша алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев