Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Инвалидлар ункөнлегендә

Районда хәйрия акцияләре, концертлар башланды. Мәктәпләрдә инвалидларга карата мәрхәмәтлелек хисе формалаштыруга юнәлдерелгән сыйныф сәгатьләре, "Без төрле, әмма без бергә" балалар эшләре күргәзмәләре үтә. Район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен концерт булачак. "Ягымлылык" үзәге хезмәткәрләре "Кайгырту", "Шәфкатьлелек визиты" хәйрия акцияләре үткәрә, инвалидларга бушлай өстәмә хезмәтләр күрсәтеләчәк. Тернәкләндерү бүлегендә спорт бәйрәме,...

Районда хәйрия акцияләре, концертлар башланды.


Мәктәпләрдә инвалидларга карата мәрхәмәтлелек хисе формалаштыруга юнәлдерелгән сыйныф сәгатьләре, "Без төрле, әмма без бергә" балалар эшләре күргәзмәләре үтә.

Район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен концерт булачак.

"Ягымлылык" үзәге хезмәткәрләре "Кайгырту", "Шәфкатьлелек визиты" хәйрия акцияләре үткәрә, инвалидларга бушлай өстәмә хезмәтләр күрсәтеләчәк. Тернәкләндерү бүлегендә спорт бәйрәме, концерт оештырыла.

Табибларның медицина һәм консультация ярдәме күрсәтү өчен район үзәгеннән ерак урнашкан авылларга чыгуы планлаштырыла.

Кайбер чәчтарашларда, мунчада инвалидларга ташламалы хезмәтләр күрсәтеләчәк.

Китапханәдә шигъри, фольклор кичәләре, китап күргәзмәләре оештырыла.

Яңа Аксубай мәдәният йорты артистлары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Федоровка интернат-йортында концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Анда яшәүчеләр өчен бәйгеләр, лекцияләр, музейга сәяхәт оештырыла.

"Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр театральләштерелгән тамашага чакыра.

4 декабрьдә Яшьләр үзәгендә - шашка, 9 декабрьдә тирда пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар үтә.

Ункөнлектә инвалидларны эшкә урнаштыруга, аларга бушлай юридик, консультация ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев