Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Интернет аша мәгълүматлар ал

Гражданнар Татарстан Республикасы буенча Россреестр Идарәсенә мөрәҗәгать иткән иң таләп ителгән дәүләт хезмәтләренең берсе - ул Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә һәм алар белән килешү төзүгә хокук (алга таба - ЕГРП) мәгълүматлары алу. 2011 елда Идарә тарафыннан ЕГРПдан 2,5 милионнан артык мәгълүмат тәкъдим ителгән. 2011 елның мартыннан Идарә ЕГРПдан электрон...

Гражданнар Татарстан Республикасы буенча Россреестр Идарәсенә мөрәҗәгать иткән иң таләп ителгән дәүләт хезмәтләренең берсе - ул Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә һәм алар белән килешү төзүгә хокук (алга таба - ЕГРП) мәгълүматлары алу.


2011 елда Идарә тарафыннан ЕГРПдан 2,5 милионнан артык мәгълүмат тәкъдим ителгән.
2011 елның мартыннан Идарә ЕГРПдан электрон тәртиптә мәгълүматлар тәкъдим итү проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Хәзерге вакытта күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләр төзүгә теркәлгән хокуклар турындагы мәгълюүматларның өчтән бер өлештән күбрәге электрон тәртиптә тәкъдим ителә.
Хәзерге вакытта әлеге дәүләт хезмәте Росреестрның рәсми Интернет-порталы (алга таба - Портал) аша гамәлгә аша.
ЕГРПдан яки ГКНннан электрон тәртиптә мәгълүматлар соратып алу өчен бары тик www.rosreestr.ru Порталының "Электрон хезмәтләр" бүлегенә керергә, алга таба сорау төрен сайлап алырга һәм катлаулы булмаган форманы тутырырга гына кирәк. Шуннан соң бирелгән сорауда күрсәтелгән электрон почта адресына заявка номеры һәм түләү кодын күрсәтеп хат җибәрелә. Тәкъдим ителгән мәгълүматлар өчен түләүләрне шулай ук "QIWI кошелек" түләүләр системасы ярдәмендә пластик карта яки "QIWI" терминалы аша Портал аша башкарырга мөмкин.
Сорау үтәлгәннән соң, аны сорауны формалаштырганда бирелгән кодны күрсәтеп Порталдан алырга мөмкин.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мәгълүматларны электрон тәртиптә алу гражданнарга кәгазь тәртиптә алуга караганда күпкә арзангарак төшәчәк.
Мисалга, аерым затның аның РФ территориясендәге күчемсез милек объектларына хокукы турында өземтә алу өчен түләү физик затлар өчен кәгазь вариантта - 1500 сум, электрон тәртиптә - 600 сум, юридик затлар өчен - 2500 һәм 900 сум тәшкил итә.
Шуның өстенә, мәгълүматларны электрон тәртиптә тәкъдим итү срогы нибары өч эш көнен тәшкил итә (кәгазь вариантта - 5 көн).
Хәзерге вакытта әлеге электрон хезмәтләрдән барыннан да бигрәк сатып алынган объектлар турындагы мәгълүматларны: ә нәкъ менә аңа арест салынмаганмы, әлеге объект буенча нинди дә булса чикләүләр билгеләнмәгәнме икәнен белергә теләгән гражданнар, арбитраж управляющийлар һәм күчемсез милекләр агентлыклары файдалана.
Белешмә
Росреестр порталында шулай ук түбәндәге электрон сервислардан да файдаланырга була:
-Он-лайн аша росреестрның теләсә кайсы офисына кабул итүгә язылырга
-Он-лайн режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүматлар алырга
-Сорау бирү статусын тикшерергә
-Күчемсез милеккә хокукны теркәү өчен алдан мәгълүматлар хәзерләүгә
-Күчемсез милеккә хокукны теркәү турында гариза бирергә
-Күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә куярга
-Электрон документны тикшерергә.
Теләге булган һәр кеше халык игътибарына тәкъдим ителгән кадастр картасыннан эзләү критерияләреннән файдаланып үзенең җир участогын карый, җир участогы турында кирәкле мәгълүматларны - кадастр номеры яки объект адресын кертә һәм шуннан соң эзләүне гамәлгә ашыра ала. Эзләү уңай нәтиҗә биргәндә, картада җир участогы һәм шулай ук аның турында гомуми мәгълүматлар (кадастр бәясе, мәйданы, категориясе, статусы һ.б.) пәйда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕГРП Россреестр