Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Иминият пенсияләре арта

Февральдән бары тик эшләмәүче пенсионерларның гына иминият пенсияләре 4 процентка арта. Ә эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм планлы индексацияләрдән тыш, аңа билгеләнгән түләүне алачак. Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев хәбәр иткәнчә, 2016 елның февраль аеннан иминият пенсияләрен индексацияләү бары тик 2015 елның 30 сентябренә кадәр хезмәт эшчәнлеген гамәлгә...

Февральдән бары тик эшләмәүче пенсионерларның гына иминият пенсияләре 4 процентка арта.


Ә эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм планлы индексацияләрдән тыш, аңа билгеләнгән түләүне алачак.

Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев хәбәр иткәнчә, 2016 елның февраль аеннан иминият пенсияләрен индексацияләү бары тик 2015 елның 30 сентябренә кадәр хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырмаган пенсионерларга гына кагыла.

Икенче төрле әйткәндә, әгәр дә пенсионер хезмәт эшчәнлеген 2015 елның 30 сентябреннән соң туктаткан икән, бу турыда ул нәкъ менә 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр Пенсия фондына хәбәр итә ала. Моның өчен пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатуны раслаган документ тәкъдим итеп, ПФРга гариза бирергә тиеш. Гаризаны тикшергәннән соң пенсионерга, алдагы айдан индексацияне исәпкә алып, иминият пенсиясе түләнә башлый.

Дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсия, социаль пенсияләрне дә исәпкә алып, пенсионер эшлиме яки юкмы икәнлегенә бәйсез рәвештә индексацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев