Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Икенче бала алып кайтырга ашыгыгыз

"Ана (гаилә) капиталы" социаль программа гамәлгә кергәннән бирле, Пенсия фондының Аксубай идарәсендә 1645 гаилә сертификат алган. Редакциягә Аксубай кешеләре программа 2016 елның 31 мартына кадәр генә гамәлдә була икән, дип борчылып мөрәҗәгать итте. Әлеге сорауны без УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистеневка юлладык. -Социаль программа 2016 елның 31 декабренә кадәр эшләячәк,...

"Ана (гаилә) капиталы" социаль программа гамәлгә кергәннән бирле, Пенсия фондының Аксубай идарәсендә 1645 гаилә сертификат алган.


Редакциягә Аксубай кешеләре программа 2016 елның 31 мартына кадәр генә гамәлдә була икән, дип борчылып мөрәҗәгать итте. Әлеге сорауны без УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистеневка юлладык.

-Социаль программа 2016 елның 31 декабренә кадәр эшләячәк, - дип ышандырды Николай Анатольевич. - 31 мартка кадәр 20 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган пособие алу өчен гариза бирергә мөмкин. Мондый мөмкинлекне РФ Хөкүмәте кризиска каршы чаралар кысаларында тәкъдим итте. Бүгенгесе көндә Аксубай районында яшәүче 288 гаилә алты миллионга якын акча алды.

Бала туганнан соң күпме вакыт үтүенә карамастан, сертификат иясе булган һәркем гариза бирә ала.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы средствосын торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, ананың булачак пенсиясен формалаштыруга юнәлдерергә мөмкин. Шулай ук, өлешләп файдаланырга да була. Мәсәлән, капиталның бер өлешен балаларга белем бирүгә, икенче өлешен пенсияне формалаштыруга сарыф итәргә яки кичектереп торырга була. Ана капиталын акчалата алып булмый. Аны акчалата алуның теләсә нинди схемасы канунсыз дип санала һәм хокук саклау органнары тарафыннан кисәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев