Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ихтирам һәм хөрмәт белән

Район авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына" юбилей медальләре белән бүләкләү тантаналары башланды. Медальләрне беренче булып Карасу авылы ветераннары алды. Карасу төп мәктәбендә дулкынландыргыч мохит хөкем сөрде. Кунаклар түрдән урын алдылар. Укучылар өлкән буын кешеләренең күкрәкләрен бизәгән орден-медальләрне игътибар белән...

Район авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына" юбилей медальләре белән бүләкләү тантаналары башланды.

Медальләрне беренче булып Карасу авылы ветераннары алды. Карасу төп мәктәбендә дулкынландыргыч мохит хөкем сөрде. Кунаклар түрдән урын алдылар. Укучылар өлкән буын кешеләренең күкрәкләрен бизәгән орден-медальләрне игътибар белән карадылар. Программаны алып баручылар аларга мөрәҗәгать итеп, йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрне яңгыраттылар. Мәктәп укучылары сугыш, совет солдатларының батырлыклары турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, алар чыгышыннан кунак булып килгән ветераннарның күзләрендә яшь бөртекләре пәйда булды.
-Сез Җиңүне якынайттыгыз, - дип ассызыклады, җыелучылар алдында чыгыш ясап, Карасу авыл җирлегеннән сайланган район советы депутаты ЧЭС җитәкчесе Марат Сруртдинов. - Әлеге якты, тыныч көн җитсен өчен фронтка көч биреп тордыгыз...
Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиятуллин да фашист илбасарларын җиңү өчен көнне төнгә ялгап бил бөккән авылдашларына чын күңеленнән рәхмәт сүзләре әйтте.
Юбилей медален беренче булып Бөек Ватан сугышы ветераны (ул бүгенге көндә авылда бердәнбер) Шәяхмәт Хәсәнов алды.
Бу көнне авылның тугыз кешесенә юбилей медальләре тапшырылды. Тагын 26 ветеран медаль алачак. Әмма бүген аларның күбесе балалары белән башка торак пунктларда яки шәһәрләрдә яши. Шулай да, кем әйтмешли, бераз соңрак булса да, бүләкләр үз геройларын табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев