Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Идарә итәләр һәм эшлиләр

Узган атнада районда Җирле үзидарә көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә авыл җирлеге җитәкчеләре һәм урынбасарлары, муниципаль район җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылды. Чараны район башлыгы Камил Гилманов ачты. -Бүген без сез лаеклы булган бәйрәмне билгеләп үтәбез,-дип әйтте Камил Гилманов. -Нәкъ менә җирле үзидарә институты урыннарда проблемалар, иҗтимагый, икътисади юнәлештәге мәсьәләләрне, куелган...

Узган атнада районда Җирле үзидарә көнен зурлап билгеләп үттеләр.


Бәйрәмгә авыл җирлеге җитәкчеләре һәм урынбасарлары, муниципаль район җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылды.
Чараны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

-Бүген без сез лаеклы булган бәйрәмне билгеләп үтәбез,-дип әйтте Камил Гилманов. -Нәкъ менә җирле үзидарә институты урыннарда проблемалар, иҗтимагый, икътисади юнәлештәге мәсьәләләрне, куелган бурычларны хәл итә.

Урыннарда бердәм көч белән зур эшләр башкарыла. Бу-авыл җирлекләрен төзекләндерү, социаль объектлар, юллар төзү, эш урыннары булдыру һ.б. Әмма тагын да зуррак эшләр башкарырга кирәк, чөнки безнең өчен иң мөһиме-халкыбызның имин яшәве.
Бу көнне район башлыгы төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды. "ТРда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Леонид Жуков бүләкләнде. Сөнчәле һәм Шәрбән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары Лидия Крюкова, Гөлнара Шәйдуллина ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ә менә Иске Ильдеряк авыл җирлеге башкарма комитеты урынбасары Вера Ефимова ТР муниципаль берлекләр Советының Рәхмәт хатына лаек булды. Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Морадыймовага ТР муниципаль берлекләр Советының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Аксубай муниципаль район Советы башлыгы исеменнән Мактау грамотасы Савруш һәм Сөнчәле авыл җирлеге башлыклары Андрей Кузьмин һәм Ирина Крайновага тапшырылды. Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәйханә Исламовага да Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин җирле үзидарәләр алдында торган бурычларны билгеләде. Атап әйткәндә, документлар әйләнеше, салым җыю, авылда тормыш дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләсендә халык белән эшне активлаштырырга кирәк. Ул һөнәри бәйрәмгә җыелган кешеләргә эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев