Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

“Иң яхшы әти“ дип билгеләнде

Казанда Татарстанның тәрбиягә бала алган әтиләрнең Беренче Республика слеты үтте. Монда республиканың 33 районыннан гаилә башлыклары җыелды. Районның күп балалы әтиләре оешмасы рәисе Михаил Максимов та алар арасында булды. Әти- әниләр белән бергә проблемалы мәсьәләләр, ир-атның гаиләдәге роле, үз "канатлары астына" алган социаль ятимнәр белән үзара аңлашу турында сөйләштеләр. Тәрбиягә...

Казанда Татарстанның тәрбиягә бала алган әтиләрнең Беренче Республика слеты үтте.
Монда республиканың 33 районыннан гаилә башлыклары җыелды. Районның күп балалы әтиләре оешмасы рәисе Михаил Максимов та алар арасында булды. Әти- әниләр белән бергә проблемалы мәсьәләләр, ир-атның гаиләдәге роле, үз "канатлары астына" алган социаль ятимнәр белән үзара аңлашу турында сөйләштеләр.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр слет кысаларында бәйге программалары тәкъдим иттеләр. Әтиләр үзләренә хас иң яхшы сыйфатларны ачып бирделәр. "Минем иң әйбәт әтием" бәйгесе балалар белән уртак тел табу һәм иҗади сәләтне тикшерүне үз эченә алды. Гаилә әгъзалары чыгышы - дәртле бию (Балалар сәнгать мәктәбе әзерләгән), шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Максимовларның стена гәзите, әтинең иң яраткан ризыгы - "Радужный" торты (кулинария осталыгы бәйгесе) - шулай ук яхшы бәягә лаек булды.
- Михаил Львович - балалар белән җиңел аралашучан, әдәпле кеше һәм талантлы шәхес, - дип сөйли аны бәйгегә озата барган мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов. - Ул музыкага гашыйк кеше, баянда өздереп уйный. Теләсә кайсы балага да аның янәшәсендә кызык һәм уңайлы. Шуңа күрә бу җиңү очраклы түгел.
Михаил Максимовны Гаилә көне уңаеннан уздырылачак "ТРның иң яхшы гаиләләре" республика бәйгесенә чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев