Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хөкүмәт аракы сатуны “йөгәнли“

Тиздән Аксубай районында һәм гомумән барлык республикада алкоголь базарына бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (кыскача ЕГАИС - БДАМС) кертеләчәк. Ул спиртлы эчемлекләрне җитештерүгә һәм сатуга дәүләт көйләвенең камилләштерелгән инструмент. Һәр җитештерелгән һәм сатылган шешә исәптә булачак. Берсен дә "югалта" алмаячаклар. Гадирәк әйткәндә, спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин...

Тиздән Аксубай районында һәм гомумән барлык республикада алкоголь базарына бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (кыскача ЕГАИС - БДАМС) кертеләчәк.


Ул спиртлы эчемлекләрне җитештерүгә һәм сатуга дәүләт көйләвенең камилләштерелгән инструмент. Һәр җитештерелгән һәм сатылган шешә исәптә булачак. Берсен дә "югалта" алмаячаклар. Гадирәк әйткәндә, спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин итүче программа.

2016нчы елның 1нче гыйнварыннан ул күмәртәләп сату базарына кертелә. 1нче июльдән шәһәрләрдәге спиртлы эчемлекләрне ваклап сатучылар аның белән эшли башлый. Авыл җирлекләрендә ул 2017нче елның 1нче июленнән кертелә, диелә ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында.

-ЕГАИСка керү вакытын өзгән очракта юридик затларга - 150 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр, җитәкчеләргә 15 мең сумга кадәр штраф салыначак, - дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев.

Система эше өчен махсус аппаратура һәм программа таләп ителә. Соңгысы Татарстан эшмәкәрләренә бушлай бирелә.
Ваклап сатуда ЕГАИС әнә шулай эшләячәк: сатылган һәр шешә махсус җиһаз аша үтә. Программа белән тәэмин ителгән касса аша мәгълүмат алкоголь базарын көйләү буенча Федераль хезмәткә бара. Әгәр товар рөхсәт ителгән булса, система чекны яба һәм сатып алучы товарны алып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев