Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хезмәтен хөрмәтләп

Аксубай муниципаль районы "ИП Зәйдуллин Х.Н" төзелеш оешмасы җитәкчесе Зәйдуллин Хәмит Нургали улына ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исеме бирелде. Хәмит Нургалиевич районның инфраструктура үсешенә үзеннән зур өлеш кертте, ул җитәкләгән оешма социаль-мәдәни, белем бирү, сәламәтлек объектлары төзелешендә подрядчы булып тора. Үтеп баручы елның соңгы...

Аксубай муниципаль районы "ИП Зәйдуллин Х.Н" төзелеш оешмасы җитәкчесе Зәйдуллин Хәмит Нургали улына ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исеме бирелде.


Хәмит Нургалиевич районның инфраструктура үсешенә үзеннән зур өлеш кертте, ул җитәкләгән оешма социаль-мәдәни, белем бирү, сәламәтлек объектлары төзелешендә подрядчы булып тора. Үтеп баручы елның соңгы айларында гына да "ИП Зәйдуллин Х.Н." исәбендә - бистәнең үзәк урамына брусчатка түшәү, Иске Тимошкино балалар бакчасы һәм мәктәбенә капиталь ремонт ясау, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү кебек зур эшләр тора.

* * *
Район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев "Филантроп" Халыкара Премиясе сертификаты белән бүләкләнде.


Ул Премия комитетына үзенең ун җырын юллый һәм "Филантроп" Халыкара Премиясе номинанты була. Номинантның эшләре жюри тарафыннан билгеләп үтелде һәм аның көчле рухлы, үзен тулысынча сәнгатькә тартылган кеше булуын исбатлый, - диелә Сертификатта.
Сертификатка Премиянең жюри рәисе, СССРның халык артисты, РФ дәүләт думасы депутаты Иосиф Кабзон һәм оештыручыларның имзалары куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев