Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Эшмәкәрләр киңәште

Район хакимияте бинасында "түгәрәк өстәл артында" Аксубай һәм Нурлат районнары эшмәкәрләре очрашты. Очрашуның максаты - ике күрше район эшмәкәрләре арасында үзара бәйләнеш һәм ярдәмләшү юлларын билгеләү. Аны ТРның урта һәм кече эшмәкәрлек ассоциоциясе вице-президенты Рафик Шәйхетдинов алып барды. Әңгәмә кызыклы һәм эшлекле мохиттә үтте. Киңәшмә эшен район башлыгы Камил Гилманов...

Район хакимияте бинасында "түгәрәк өстәл артында" Аксубай һәм Нурлат районнары эшмәкәрләре очрашты.


Очрашуның максаты - ике күрше район эшмәкәрләре арасында үзара бәйләнеш һәм ярдәмләшү юлларын билгеләү. Аны ТРның урта һәм кече эшмәкәрлек ассоциоциясе вице-президенты Рафик Шәйхетдинов алып барды.
Әңгәмә кызыклы һәм эшлекле мохиттә үтте. Киңәшмә эшен район башлыгы Камил Гилманов ачып җибәрде. Ул катнашучыларны райондагы эшмәкәрлек өлкәсенең торышы, аның төп үсеш юнәлешләре белән таныштырды.


Әлеге өлкәдә Нурлат районында алып барылган эш турында Нурлат шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе Әсхат Габдуллин сөйләде. Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев район кулланучылар базарындагы эш барышы белән таныштырды.

Сөйләшү ачык әңгәмә алымында барды. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Борчыган мәсьәләләрнең берсе - сәнәгать мәйданчыклары. Әлеге объектлар кайсы юнәлештә генә эш алып барсалар да, нәтиҗә күп очракта җирле халык мәнфәгатьләренә кагыла. Мәсәлән, төзелешне генә алыйк.
- Агач, цемент, металл белән эшләү табыш китерә, әлеге материаллардан җитештерелгән әйберләргә халыкта ихтыяҗ зур, - дип ассызыклады Рафик Шәйхетдинов. - Әмма бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә яңача якын килү, инновацияләр кирәк. Киңәшмәдә халыкны шушы җирлектә җитештерелгән, сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Бездә бу юнәлештәге мөмкинлекләр аз файдаланыла.

Безгә, авыл җирендә яшәүчеләргә, мәсәлән, Россиянең төрле өлкәләрендә әзерләнгән кәбестә, кишер салатлары, тозлы кыяр-помидор тәкъдим итәләр, ә бит бу авыл хуҗалыгы продукциясен үзебез эшкәртүгә алынсак, кулланучылар структурасындагы бу өлешне тулыландырып булыр иде. Чимал кул астында гына ята бит. Кулланучыда фермер хуҗалыклары җитештергән продукциягә ихтыяҗ зур, шулай ук шәхси хуҗалыклар да үзләре үстергән уңышның бер өлешен шатланып сатып җибәрерләр иде. Районара дәрәҗәдә кечкенә булса да, эшкәртү предприятиеләре булдыру мәсьәләсендә ике район арасындагы хезмәттәшлек ярдәмендә күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп булыр иде. Ике район эшмәкәрләре очрашуында эшмәкәрлекне үстерү юллары турында эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады.

Күрше район эшмәкәрләренең үзара бәйләнешенең төрле вариантлары каралды. Мәсәлән, нурлатлылар безнең районда җитештерелгән лимонадны үзләренең сәүдә нокталарында сатуга куярга булдылар, шулай ук Нурлат үзәгендәге зур экранда бездә җитештерелгән продукциягә карата реклама урнаштырылачак.
Очрашуда катнашучылар алдында "ТР Гарантия фонды" НО директоры урынбасары Рәсим Усманов чыгыш ясады, ул эшмәкәрләргә проектларны финанслау мәсьәләләре турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев