Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Эшмәкәр, районны туендыр

Районның кече һәм урта бизнес вәкилләренең Татарстан эшмәкәрләрен үстерүгә һәм яклауга ярдәм күрсәтү буенча республика ведомстволары һәм вәкаләтле вәкилләре белән очрашуы файдалы узды. Анда ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш референты Ильяс Гузаиров, Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары, эшмәкәрлекне хуплау Департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, ТРның сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе...

Районның кече һәм урта бизнес вәкилләренең Татарстан эшмәкәрләрен үстерүгә һәм яклауга ярдәм күрсәтү буенча республика ведомстволары һәм вәкаләтле вәкилләре белән очрашуы файдалы узды.

Анда ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш референты Ильяс Гузаиров, Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары, эшмәкәрлекне хуплау Департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, ТРның сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Валерий Герасимов, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Янтыков катнашты.
Киңәшмә эшенә район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте.
-Районда кече эшмәкәрлек производствоның төрле тармакларында колач алган, бу керамзит һәм арболит блоклар, брусчатка, металлдан коеп ясалган әйберләр, агач эшкәртү, пластик тәрәзәләр җитештерү, тиздән җиһаз җитештерүгә дә керешәбез, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Районда гаилә фермалары төзелә - аларның саны 26 га җитте инде.
Камил Гилманов кече һәм урта эшмәкәрлек - ул икътисад үсешендә төп юнәлешләрнең берсе, дип ассызыклап үтте, чөнки районда 452 шәхси эшмәкәр, 45 актив крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Эшмәкәрләр, бигрәк тә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә булышлык итү программалары буенча дәүләттән зур ярдәм алалар. Узган елда гына да районда 9 кеше грант ярдәме алды. Грант акчасына алар авыл хуҗалыгы техникасы, яки терлек-туар сатып алдылар; терлекчелек биналарын ремонтладылар, яисә төзеделәр; сөт суыту җиһазлары алдылар яки биналарны механик чистарту системасы урнаштырдылар. 2015 нче елда гаилә фермаларына ярдәм программасында катнашуга 22 кеше гариза бирде инде.
Район башлыгы сүзләренә караганда, быел Аксубайда сәнәгать мәйданчыкларын файдалануга тапшыру программасы да гамәлгә ашырылачак - шундый мәйданчыкларның берсе иске асфальт заводы территориясендә сафка басачак - монда металл түбә ябу һәм металл белән бәйле бар нәрсәне дә җитештерү планлаштырыла. Шулай ук монда катнаш азык цехы урнаштыру да фаразлана, чөнки безнең район авыл хуҗалыгы юнәлешендә, шуның өчен әлеге продукциягә таләп зур булачак.
- Хәзерге вакытта әлеге мәйданчыкта эшләргә өч резидент теләк белдергән, җиһазлар сатып алынган, шуларның берсе апрель азагында эшләп китәр дип көтелә. Илдә кризис булуга карамастан, безгә алга омтылырга кирәк, - дип йомгак ясады Камил Гилманов.
Татарстанның икътисад министры Рөстәм Сибгатуллин, бүгенге көндә Татарстанда эшмәкәрлекнең 140 мең субъекты теркәлүен, әлеге тармакка 480 мең кешенең җәлеп ителүен хәбәр итте.
- Берничә ел дәвамында уңышлы гамәлгә ашырылган "Лизинг-грант" программасы сезнең районда да яхшы гына эшләп килә. Җиһаз, махсус техника сатып алырга теләгән, әмма моның өчен үз акчалары гына җитмәгән оешмалар лизинг килешүләре төзиләр һәм лизинг түләүләренең бер өлешенә субсидия алалар, - дип аңлатты икътисад министры.
Рөстәм Сибгатуллин дәүләт ярдәме чараларының бушлай булуын, әмма программада конкурс нигезендә катнашырга кирәклеген дә ассызыклады. Һәм дәүләт тарафыннан күрсәтелгән 50 процентлы лизинг ярдәменә яңа эш башлаучы фермерларның, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары башлыкларының, мал чалу цехлары хуҗаларының ничек өмет баглый алулары турында сөйләде.
Очрашуда эшмәкәрләргә үзләренең товарларын халыкара дәрәҗәгә чыгаруда, сату базарын табуда ярдәм итүгә чакырылган органнар һәм структуралар турында да сүз барды. Шуларның берсе - эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәкләре. Икътисад министры, әлегә бу структураларны һәр районда булдыру мөмкинчелеге юк, әмма аксубайлылар Чистайда урнашкан структурага мөрәҗәгать итә алалар, дип белдерде. Эшмәкәрләргә аның җитәкчесен - бизнесны алып баруга кагылышлы сорауларга аңлатма бирү бурычы йөкләнгән Тимур Биляловны тәкъдим иттеләр. Үзәк эшмәкәрләр өчен өйрәнү, белем алу программаларын эшләүне үз эченә ала.
Эшмәкәрләргә Татарстанда продукция сату механизмнарының берсе булган продукцияләрнең электрон каталогы турында сөйләделәр, аны тутыру белән ТР дәүләт заказлары агентлыгы шөгыльләнә. Валерий Герасимов икътисадый шартлар үзгәрү, нефтькә бәянең артуы һәм санкция кертелүгә бәйле район эшмәкәрләрен борчыган проблемалар белән дә кызыксынды.
Ул эшмәкәрләргә, катлаулы икътисадый шартларга карамастан, гамәлдә булган кече һәм урта бизнеска ярдәм программалары алга таба да сакланып калачак, дип ышандырды. Һәм барлык законнар һәм хокукый-норматив актлар, тикшерү органнары тутырырга тиешле талоннарга кадәр исәпкә алынган эшмәкәрлек буенча үзенчәлекле җыентыкны тәкъдир итте.
Рөстәм Янтыков яңа оешма - ТР Президенты каршындагы уполномоченныйның Иҗтимагый кабул итү бүлеге алдына куелган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде.
- 2014 елда эшмәкәрләрдән аларның хокукларын бозуга кагылышлы өч категориядә - җир участоклары тәкъдим итү, законсыз тикшерүләр һәм җинаяти-хокукый эзәрлекләүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Янтыков. Ул шулай ук эшмәкәрләргә кредит бирүдә банк ставкаларының арту-артмавы, кайбер коммерция банкларының кредиторлар белән йөзгә-йөз очрашуы белән дә кызыксынды, бәхеткә, безнең районда мондый проблемалар юк.
Район башлыгы Камил Гилманов, эшмәкәрләрнең үсеш алу һәм җитештергән продукцияләрен район базарында процент чагылышында сату мөмкинлекләре зур, дип билгеләп үтте.
Ипи-булка әйберләрен җитештерүчеләрнең өлеше 20 процент тәшкил итә, районга 80 процент кош ите, 60 процент кәбестә, 100 процент сөт продукциясе, 100 процент ярма, 90 процент макарон әйберләре, 80 процент помидор, 55 процент суган, 50 процент кишер, 40 процент аш чөгендере, 25 процент бәрәңге кертелә.
- Сез тулы куәткә эшләми торып, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы эшмәкәрләргә, - безнең резервлар, биләнмәгән урыннарыбыз кала бирә. Үзеңнең карабодаеңны чәчәргә дә, икмәк пешерергә дә була. Куркып тормаска, резервларны кабаттан кире карап, үз районың өчен продукция җитештерергә кирәк.
Эшмәкәрләр өчен кунаклар белән аерым кабул итүләр дә оештырылды, аларның һәркайсы эшмәкәрлекне үстерү, аңа ярдәм итүгә кагылышлы сорауларны шәхсән бирә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев