Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Элеккеге сугышчылар – пәрвәрлек турында

Аксубайда Германиядә Совет гаскәрләре төркеме ветераннары союзының отчет-сайлау җыелышы булып үтте. Районда шундый союз оешуга бер ел булды. Әлеге кыска вакыт эчендә нәрсәләр эшләнгән, нинди юнәлешләр алынган һәм ветераннар хәрәкәтен активлаштыруның нинди юллары бар - бу мәсьәләләрнең барысын да үзенең хисап чыгышында Германиядә Совет гаскәрләренең (ЗГСВ) элеккеге сугышчылары һәм Варшава...

Аксубайда Германиядә Совет гаскәрләре төркеме ветераннары союзының отчет-сайлау җыелышы булып үтте.


Районда шундый союз оешуга бер ел булды. Әлеге кыска вакыт эчендә нәрсәләр эшләнгән, нинди юнәлешләр алынган һәм ветераннар хәрәкәтен активлаштыруның нинди юллары бар - бу мәсьәләләрнең барысын да үзенең хисап чыгышында Германиядә Совет гаскәрләренең (ЗГСВ) элеккеге сугышчылары һәм Варшава килешүенең иҗтимагый оешма җитәкчесе Федор Семенов чагылдырды. Моңа кадәр шундый берләшмә булмаганлыктан, сынап карау юллары белән бар нәрсәне нульдән башларга туры килә. Иҗтимагый берләшмә эшләгән бер ел вакыт эчендә аның сафларына 118 кеше алынган.

-Оешманың төп бурычы - яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, аларда социаль активлыкны формалаштыру, дип саныйбыз, - диде Федор Семенов. - Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшләделәр. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эстафетасын без, Германиядәге Совет гаскәрләре һәм Варшава килешүе төркеме ветераннары, Әфган, Чечен сугышында катнашучылар, дәвам итәргә тиеш.

ЗГСВ һәм Варшава килешүе ветераннары яшьләр, укучылар белән эшне зур энтузиазм белән башкаралар. Савгач, Иске Ильдеряк урта һәм Савруш төп мәктәпләрендә кызыклы очрашулар үтте. Элеккеге сугышчылар балаларга Төньяк Совет гаскәрләре һәм Варшава килешүе төркемнәренең Европа континентында иминлекне тәэмин итүгә керткән роле турында сөйләделәр. Элеккеге солдатларның Ватаныбыздан читтә ничек хезмәт итүләре турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Безнең подразделение делегациясе Германиядә Совет гаскәрләре төркеменең республика отчет-сайлау җыелышында катнашты. Аксубайлылар әлеге форумда мактаулы миссия башкардылар - танылган төркемне безнең вәкил Алексей Никитин җитәкләде.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парадны караган күпсанлы тамашачылар өчен аңарда ЗГСВ ветераннарының катнашуы сюрприз булды. Сугыш еллары киемнәренә киенгән ЗГСВ Союзы әгъзалары, яшьләрдән һич тә калышмыйча, төз саф булып үттеләр. Җиңү парадында катнашучы һәркемгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырылды.

Оешма Уставындагы үзгәрешләр иҗтимагый берләшмә алдына куелган яңа бурычлар турында җыелышта ЗГСВ һәм Варшава килешүе ветераннарының республика союзы рәисе запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов сөйләде.

-Соңгы вакытта дөньяда барган вакыйгалар яшьләрне тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирүне таләп итә, - дип ассызыклады үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин. - Ә бу юнәлештә сезгә зур роль бирелә.

Руслан Терегулов союз әгъзаларының район үзәгенең белем бирү учреждениеләре, авыл мәктәпләре белән балаларны патриотик рухта тәрбияләү планында тыгыз элемтә булдыру теләген җиткерде. Җыелышта катнашучылар шулай ук ЗГСВ частьләрендә Ватанга хезмәт иткән сугышчылар истәлегенә ярышлар уздыру турындагы тәкъдимне хупладылар. Район форумына чакырылучылар арасында район газетасының элеккеге мөхәррире Александр Заварихин да бар иде. Ул хәрби хезмәт ветераннарының барлык оешмаларын берләштерергә чакырды.

-Бөек Ватан сугышыннан соң сугышчыларыбызның Европада иминлек тәэмин итүгә керткән казанышларын, кызганычка каршы, онытабыз, - диде Георгий Мадюков. - Иҗтимагый оешманың эшчәнлеге тарихи гаделсезлекне төзәтүгә юнәлдерелгән. Ә инде без башкарган эшнең нәтиҗәлелеге һәркем керткән өлешкә бәйле.

Җыелышта катнашучылар ЗГСВ һәм Варшава килешүе ветераннары советының яңа составын сайладылар, ә аның рәисе булып яңадан Федор Семенов калды. Форумда алдагы елларга эш планы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев