Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Эчәргә түгел, дәваланырга

Авыл җирлеге башлыклары, мәдәният учагы һәм ветераннар оешмалары вәкилләре белән очрашуда, җәмәгатьчелекне дә җәлеп итеп, эчкечелеккә каршы көрәшергә чакырдылар. -Быел ялган аракы белән ундүрт кеше агуланды, шуларның бишесе якты дөнья белән хушлашты, берсе 31 яшендә генә иде, - дигән мәгълүмат китерде Роспотребнадзорның Аксубай бүлеге җитәкчесе Андрей Тимирясов. -Шунысы куркыныч, хатын-кызлар...

Авыл җирлеге башлыклары, мәдәният учагы һәм ветераннар оешмалары вәкилләре белән очрашуда, җәмәгатьчелекне дә җәлеп итеп, эчкечелеккә каршы көрәшергә чакырдылар.


-Быел ялган аракы белән ундүрт кеше агуланды, шуларның бишесе якты дөнья белән хушлашты, берсе 31 яшендә генә иде, - дигән мәгълүмат китерде Роспотребнадзорның Аксубай бүлеге җитәкчесе Андрей Тимирясов.

-Шунысы куркыныч, хатын-кызлар да алкоголь белән агуланып, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә башладылар, - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин. - Ханымнарның берсенә 37 яшь кенә. Бу югыйсә бала тудыра, рәхәтләнеп эшләп йөри торган яшь. Моңа кадәр алкоголизм белән ир-атлар көрәшсә, хәзер бу афәт хатын-кызларга да барып җитте.

Сүз уңаенда, кибетләрендә аракы сатылмаган авылларда агулану очраклары ешрак очрый. Кешеләр күрше-күләннән көмешкә яки составында спирт булган эчемлекләр сатып алалар. Авылда бер-берсен яхшы беләләр, шул исәптән кайда спиртлы эчемлек сатылуын да.

-Җәмәгатьчелек тәэсирен көчәйтергә, үлем китерүче алкоголь сатучыларны аксакаллар хөкеме алдына бастырырга кирәк, - дип сөйли районның мактаулы гражданины Александр Шуркин. Ул һәр авылда алкогольгә каршы комиссияләр булдыру кирәклеген әйтте.

-Халыкның алкоголь белән кирәгеннән тыш мавыгуы җитди проблемаларга, кешеләр үлеменә, демографик һәм икътисади хәлне какшатуга китерә, - дип борчыла район үзәк хастаханәсе баш табибы Ратмир Мустафаев. - Районда балалар үлеменең өч очрагы теркәлде. Бер сабыйны йоклаганда исерек әнисе басып үтергән. Алкогольне күп куллану ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә. Моңа бәйле ялган аракы сатуга каршы көрәш чараларын көчәйтергә кирәк. Бу эшкә җәмәгатьчелекне, дин әһелләрен, активистларны җәлеп итәргә кирәк. Запастагы генерал Анатолий Молоствов игътибарны яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә бирергә тәкъдим итте, бу юнәлештә җирлек башлыклары, депутатлар, мәдәният хезмәткәрләре дә җитди эшләсеннәр иде.

-Ватанга, халыклар дуслыгына, социаль гаделлек хисләренә тугрылык тәрбияләү РФда тыелган халыкара террористик оешмалар ИГИЛ башкисәрләре пропагандасына каршы торачак, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.

Авыл җирлеге башлыкларын халык белән профилактика эше алып баруга чакырдылар. Әгәр дә авылларда чит кешеләр пәйда булса, яшәү өчен урын эзләсәләр, бу хакта полициягә хәбәр итәргә кирәк.

-Көчләрне берләштереп, без террорчылыкка һәм аны пропагандалауга каршы тора алачакбыз, - диде очрашу соңында Юныс Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев