Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Депутатлар бюджет проектын тикшерде

Аксубайда муниципаль район Советының III утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Татарстан Президентының төбәкләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Илгизәр Зарипов катнашты. Утырышны район Советы рәисе Камил Гилманов алып барды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе 2016 елга район бюджеты проектын тикшерү һәм гражданнарны террорчылыктан саклау булды. -Бюджет...

Аксубайда муниципаль район Советының III утырышы булды.

Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Татарстан Президентының төбәкләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Илгизәр Зарипов катнашты.
Утырышны район Советы рәисе Камил Гилманов алып барды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе 2016 елга район бюджеты проектын тикшерү һәм гражданнарны террорчылыктан саклау булды.
-Бюджет фаразы районның консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше, федераль, республика салым бюджеты кануннарына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләрне, республика бюджеты Кануны проектын, районның агымдагы елга һәм 2016 елга социаль-икътисадый үсеш прогнозын исәпкә алып төзелде, - дип билгеләп үтте, депутатларны бюджет проекты белән таныштырып, Аксубай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова.
Проектта, планда каралган керемнәр арасында - салым (табышка, капитал үсешкә, акцизларга, берләштерелгән керемгә салынган салымнар, милеккә салым, дәүләт пошлинасы, патент) һәм салым булмаган - муниципаль милектә булган мөлкәттән файдаланган өчен, материаль һәм материаль булмаган активларны сатудан, түләүле хезмәтләрдән, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен, штрафлар, санкцияләр, зыянны каплаудан кергән керемнәр һәм башка салым булмаган керемнәр. Керемнәрнең бер өлеше дотацияләр, субвенцияләр, субсидияләр хисабына формалашыр, дип планлаштырыла.
Ә инде чыгымнарга килгәндә, бюджетның күпчелек өлеше дәүләт һәм җирле үзидарәгә, мәгарифкә, мәдәниятка, сәламәтлек саклауга, торак-коммуналь хуҗалыкка, милли икътисадны (юл фонды, авыл хуҗалыгы, су хуҗалыгы, ирекле утлап йөргән терлекләрне аулау) юнәлдереләчәк.
Районның баш финансисты билгеләп үткәнчә, 2016 елга консолидацияләнгән бюджет кереме 612 миллион сум күләмендә фаразлана һәм чыгымнарның дефицитсыз суммасына тиң булачак.
Аксубай муниципаль районы контроль-хисаплау палатасы рәисе Габделәхәт Салихов үз чыгышында 2016 елга Аксубай муниципаль районы бюджеты турында исәпләү палатасының карарын игълан итте, ә бюджет, салымнар һәм финанслар, җирле җыемнар, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча даими комиссия рәисе Нина Михайлова, 2016 елда комиссиянең ничек эшләячәге хакында сөйләде.
Утырышның көн тәртибенә террорчылыктан саклау мәсьәләсе дә кертелгән иде. Әлеге юнәлештә эшнең ничек алып барылуы хакында Россия МВДның Аксубай районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев