Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бурычлылар руль артына утыра алмый

Киләсе елның 15 гыйнварыннан суд приставлары-башкаручылары бурычларын түләмәүчеләрне транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан файдалануны вакытлыча чикләү турында карар чыгарачак. Суд приставларының алиментлар, сәламәтлеккә зыян салу, административ штрафлар буенча чыгарган таләпләрен үтәмәгән бурычлыларны транспорт йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәкләр. "Шулай итеп, законга кертелгән әлеге үзгәрешләр үзенең бернинди дә мал-мөлкәте булмаган, ләкин...

Киләсе елның 15 гыйнварыннан суд приставлары-башкаручылары бурычларын түләмәүчеләрне транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан файдалануны вакытлыча чикләү турында карар чыгарачак.


Суд приставларының алиментлар, сәламәтлеккә зыян салу, административ штрафлар буенча чыгарган таләпләрен үтәмәгән бурычлыларны транспорт йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәкләр. "Шулай итеп, законга кертелгән әлеге үзгәрешләр үзенең бернинди дә мал-мөлкәте булмаган, ләкин кыйммәтле машинада йөрүчеләрдән бурычларын түләттерү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Федераль суд приставлары идарәсе җитәкчесе - ТРның баш суд приставы Радик Ильясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев