Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бөтен көчне печән әзерләүгә

Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында алдагы кышлату чорына азык хәзерләү һәм башка мәсьәләләр буенча видеоконференция булып үтте. Киңәшмәне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Аның сүзләренә караганда, республикада азык хәзерләү мәйданнары канәгатьләнерлек. Әмма аны азык йортларына сыйфатлы итеп һәм үзвакытында салырга да кирәк әле. Монда төп...

Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында алдагы кышлату чорына азык хәзерләү һәм башка мәсьәләләр буенча видеоконференция булып үтте.


Киңәшмәне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Аның сүзләренә караганда, республикада азык хәзерләү мәйданнары канәгатьләнерлек. Әмма аны азык йортларына сыйфатлы итеп һәм үзвакытында салырга да кирәк әле. Монда төп авырлык-техника җитмәү һәм тиешле дәрәҗәдә тотуны һәм азык хәзерләү чорында максималь файдалануны таләп иткән искергән машина-трактор паркы. Министр хакимият башлыкларына азык хәзерләү чорында КФХ һәм ЛПХ ларга булышлык күрсәтергә кирәк, дип мөрәҗәгать итте. ТР Минсельхозпрод башлыгы шулай ук көзге һәм язгы культуралар сакланышына, шул исәптән корткычларга каршы көрәшүгә дә игътибарны юнәлтте. Марат Готыф улы культивация ясау һәм авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү таләп ителгән хуҗасыз, ташландык җирләр мәсьәләсенә дә кагылды. Ә сөрү җирләрен ташландык хәлгә китергән гамьсез җир хуҗаларын җавапка тартырга тәкъдим итте. Видеоконференция азагында район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларны районда барган печән хәзерләү торышы белән таныштырып, киңәшмә үткәрде. Ул сенаж-силос базларын хәзерләүгә-аларны ремонтлау, чистарту, агартуга аерым игътибар бирергә, дип билгеләп үтте. Ә кайбер хуҗалыкларга, фермерларга кул астында булган материаллардан сенаж базлары төзергә киңәш итте. Җитәкче шулай ук сенаж һәм силос салуда кулланылган биоконсервантларга игътибар бирде. Камил Камалович сүзләренә караганда азыкларны үзвакытында хәзерләү өчен шәхси техниканы җәлеп итәргә, яфрак азык хәзерләүдә оешмалар белән берлектә эшләргә, ә иң мөһиме-азык хәзерләү сезонында эшне комплекслы оештырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X