Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бертавыштан кабул иттеләр

Үткән атнада район Советының утырышлар залында Аксубай муниципаль районының унөченче утырышы булып узды. Утырышны Совет рәисе, Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов ачты. Көн тәртибенә ун мәсьәлә кертелгән иде. Беренче "2012-2015 елларга Татарстан республикасы Аксубай муниципаль районында мәдәниятны үстерү" озак вакытлы максатчан программа турында"гы мәсьәлә буенча "Мәдәният бүлеге" МКУ начальнигы...

Үткән атнада район Советының утырышлар залында Аксубай муниципаль районының унөченче утырышы булып узды. Утырышны Совет рәисе, Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов ачты.


Көн тәртибенә ун мәсьәлә кертелгән иде. Беренче "2012-2015 елларга Татарстан республикасы Аксубай муниципаль районында мәдәниятны үстерү" озак вакытлы максатчан программа турында"гы мәсьәлә буенча "Мәдәният бүлеге" МКУ начальнигы Ришат Сруртдинов чыгыш ясады.
"2012-2014 елларга районда физкультураны, спортны һәм туризмны үстерү" Комплекслы программа турында" һәм "2012-2017 елларга районда балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасы турында"гы ике мәсьәлә буенча ОДМиС начальнигы Рамил Минеголов чыгышы тыңланды.
"2012-2014 елларга Аксубай районында китапханә эшен үстерү" озак вакытлы максатчан программа турында" "Аксубай җирлекара үзәк китапханә" МБУ начальнигы Ирина Телешева сүз алды.
"2012-2017 уку елларына Аксубай муниципаль районындагы сәләтле балалар" Программасы белән "Мәгариф бүлеге" МБУ начальнигы Әминә Вәлиуллина таныштырып үтте.
Утырышның көн тәртибенә куелган "2013 һәм 2014 елларның план чорына Аксубай муниципаль районы бюджеты турындагы" район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында" һәм "Даими нигездә муниципаль вазыйфа биләгән затларга акчалата бүләкләүләр, Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт окладларын, айлык һәм башка өстәмә түләүләр билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында"гы алтынчы һәм җиденче мәсьәләләр буенча районның финанс-бюджет палатасы рәисе Анатолий Горбунов чыгыш ясады.
Аннан соң "Яңача редакциядәге Аксубай муниципаль район башкарма комитеты структурасы турында" район халкы арасында тыңлаулар үткәрү буенча положение турында" Башкарма комитетның юридик бүлек начальнигы Марат Габдрахманов чыгыш ясады.
Совет утырышында каралган барлык мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде. Кабул ителгән карарлар белән Аксубай муниципаль районының httr//aksubayevo.tatarstan.ru. рәсми сайтында таныша аласыз.
Утырышны тәмамлап, район башлыгы Камил Гилманов Галина Бобковага (рәсемдә) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатын, Тамара Шугаевага РФ Мәдәният министрының Мактау грамотасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев