Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бердәмроссиялеләр конференция үткәрде

Аксубай районында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе җирле Аксубай бүлегенең XXI конференциясе булып үтте. Конференция эшендә Партиянең җирле Аксубай бүлеге сәркәтибе Камил Гилманов, Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Партиянең Аксубай җирле бүлеге структурасын тәшкил итүче делегатлар, 26 башлангыч бүлекчә вәкилләре, Аксубай муниципаль районының вәкаләтле органнары депутатлары, "Бердәм Россия" Партиясе әгъзалары...

Аксубай районында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе җирле Аксубай бүлегенең XXI конференциясе булып үтте.

Конференция эшендә Партиянең җирле Аксубай бүлеге сәркәтибе Камил Гилманов, Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Партиянең Аксубай җирле бүлеге структурасын тәшкил итүче делегатлар, 26 башлангыч бүлекчә вәкилләре, Аксубай муниципаль районының вәкаләтле органнары депутатлары, "Бердәм Россия" Партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Конференциядә катнашучылар "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXI конференциясенә делегатлар сайладылар. Партия сафларына яңа керүчеләрне кабул итү чараның тантаналы мизгеле булды. Партиянең җирле Аксубай бүлеге сәркәтибе Камил Гилманов аларга партия билетлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев