Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Барысын да искә алдылар

Аксубайда Ватан геройлары истәлегенә митинг үтте. Җиңү паркындагы мәңгелек ут итәгенә район Советы һәм башкарма комитеты, ветераннар советы, хәрби комиссариат Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышлары ветераннары советы, район мәктәпләре һәм район халкы исеменнән Ватан геройлары һәм билгесез солдат истәлегенә веноклар һәм чәчәкләр куелды. - Өлкән буын кешеләре сугыш һәм хезмәт...

Аксубайда Ватан геройлары истәлегенә митинг үтте.

Җиңү паркындагы мәңгелек ут итәгенә район Советы һәм башкарма комитеты, ветераннар советы, хәрби комиссариат Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышлары ветераннары советы, район мәктәпләре һәм район халкы исеменнән Ватан геройлары һәм билгесез солдат истәлегенә веноклар һәм чәчәкләр куелды.
- Өлкән буын кешеләре сугыш һәм хезмәт батырлары катнашында чаралар оештырып, без яшь буында патриотлык, туган якка һәм Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.
Митингта Аксубай җирендә туып үскән батырлар - Советлар Союзы герое Григорий Романовны, Социалистик Хезмәт герое - беренче чирәм җирче Тимофей Волковны, күренекле төзүче Михаил Михеевны, талантлы агроном Леонтий Петровны, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Шәриф Хафизовны искә алдылар, дуңгыз караучы Валентина Сорокинага сәламәтлек теләделәр.
Бүгенге көндә Аксубай районында исән-сау яшәп яткан утыз сугыш ветеранының исемнәре атап үтелде, Бөек Ватан сугышында башларын салганнарны, Әфган сугышында һәлак булган солдатларны искә алдылар.
- Илебез фронтта һәм тылда үзен үзе аямыйча батырларча сугышкан һәм хезмәт куйган уллары һәм кызлары белән данлыклы. Без Аксубай батырлары белән горурланабыз, алар һәрвакыт безнең хәтердә, - дип билгеләп үтте районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов.
-Хәзерге буын - хәрби дан варистларының «Беркем дә онытылмаган, берни дә онытылмый» дигән сүзләрнең ни дәрәҗәдә бөек һәм изге булуы турында онытмаулары мөһим, - диде район башлыгының мобилизацияләү эшләре буенча ярдәмчесе Рәшит Гәрәев. -Без геройларны искә алып, солдатларга дан җырлыйбыз. Ватан чикләрен саклап, хәрби бәрелешләрдә, террорчыларга каршы операцияләрдә катнашкан һәр солдат ил батыры дигән исемгә лаек.
- Ватан геройлары көне Аксубай батырларын - Бөек Ватан сугышы, социалистик хезмәт геройларын, Әфган һәм Чечня сугышларында, Чернобыль атом электростанциясендә килеп чыккан авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны хөрмәтләп искә алуның изге бер йоласы, - дип билгеләп үтте район Мәдәният йорты директоры Ольга Копонева.
Район ветераннар Советы рәисе Евгений Копонев митингта катнашучыларны сәламлап, аларны районда яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшен көчәйтергә чакырды. Аның фикерен генерал-майор Анатолий Молоствов та хуплады, ул икенче бөтендөнья, Әфган, Чечен сугышлары солдатларының мәктәп укучылары белән очрашуларын, аларга үзләре үткән хәрби хезмәт турында сөйләүләрен оештырырга өндәде.
Аксубай районыннан Бөек Ватан сугышында унбер меңгә якын кеше катнашкан, аларның һәр икенчесе гаиләсенә кире әйләнеп кайтмады. 89 кеше Әфганстан Демократик республикасында хәрби бурычларын үтәде. Җиде солдат - Мансур Гиззәтуллин, Сергей Еграшкин, Владимир Маркин, Әхәт Насретдинов, Фәрхат Сафиуллин, Илһам Сөләйманов, Вячеслав Фролов әлеге бәрелешләрнең корбаны булды. Үлгәннән соң аларның өчесе - «Кызыл Йолдыз» ордены, берсе «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Аксубай районыннан 12 солдат Әфган сугышын үтеп, өйләренә хәрби бүләкләр белән кайттылар. Таһир Хисмәтов - «Кызыл Йолдыз» ордены һәм «Батырлык өчен» медале, Дильвар Әхмәтҗанов, Валерий Давыдов, Анатолий Липатов, Юрий Маненков, Анатолий Новичков - «Хәрби батырлык өчен» медальләре, Николай Зайцев, Александр Капитонов, Гаяз Кәлимуллин, Сергей Камбулов, Евгений Лаврентьев - «Батырлык өчен», Фәрит Ганиев «Ил чиген саклауда аерылып торган өчен» медале белән бүләкләнгән.
Районнан 218 кеше Чечен республикасы территориясендә террорчыларга каршы көрәштә катнашты. Аларның икесе - Алмаз Ганиев һәм Александр Макаров - һәлак булды, Виталий Мишин - яраланды.
Чечен сугышында катнашкан 10 кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Владимир Васильев - «Батырлык ордены», Александр Падиряков, Илһам Шакиров - «Батырлык өчен» медале, Николай Большов, Виталий Вәлиуллин, Евгений Малов - Жуков медале, Александр Волков, Александр Ермолаев - Суворов медале, Александр Якимов һәм Валерий Чубуров «Кавказда хезмәт иткән өчен» медале белән бүләкләнделәр.
Районнан 20 кеше Чернобыль АЭСта килеп чыккан авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнаштылар, аларның 6 сы «Батырлык ордены», 4 се 2 дәрәҗә «Ватан алдындагы батырлыклар өчен» медаленә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев