Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Азык хәзерләү башланды

Чәчү кампаниясе тәмамлану белән игенчеләрнең эшләре кимеми әле.

Чиратта – “яшел конвейер“. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре азык хәзерләүгә керештеләр. Районда күпьеллык культуралар 13700 гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә азык хәзерләүчеләр 300 гектарга якын мәйданны чаптырганнар. Бу күләмнең 150 гектары терлекләр өчен яшел азык итеп, 100 гектары – печәнгә, 50 гектары  сенаж салуда кулланылган. Һава торышы да азык хәзерләүчеләргә теләктәшлек күрсәтә, печән чаптыру темпы арта гына бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев