Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Азрак саталар, күбрәк агуланалар

Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен туктату буенча алып барылган эш көчәйтелә. Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы ведомствоара район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында шул турыда сөйләштеләр. Утырышта район башлыгы Камил Гилманов, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Фәния Зарипова, күзәтчелек органнары вәкилләре, комиссия әгъзалары катнашты. Фәния Зарипова алкоголь продукциясе сатуның кимүе,...

Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен туктату буенча алып барылган эш көчәйтелә.

Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы ведомствоара район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында шул турыда сөйләштеләр. Утырышта район башлыгы Камил Гилманов, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Фәния Зарипова, күзәтчелек органнары вәкилләре, комиссия әгъзалары катнашты.
Фәния Зарипова алкоголь продукциясе сатуның кимүе, Казахстанда җитештерелгән продукцияне сату турында сөйләде. Шулай ук мобиль төркемнәр белән алкоголь продукциясе һәм спиртлы эчемлекләрнең, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да, законсыз әйләнешенә киртә кую буенча контроль чаралар үткәрергә тәкъдим ителде.
- Алкоголь продукциясе сату буенча Аксубай районының республикада соңгы унлыкка керүе сөенечле хәл, әмма бу күрсәткечкә карап кына спиртлы эчемлекләрне куллану кимеде, дип әйтеп булмый, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев. - Үзәк хастаханәгә алкоголь белән агуланган 44 пациентны китергәннәр. Аларның кайберләре лицензияле алкоголь сатыла торган бернинди сәүдә ноктасы булмаган авылларда яши. Бу ачыктан-ачык әлеге торак пунктларда сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр сатылуын күрсәтә.
Киңәшмәдә бу юнәлештә контрольне көчәйтергә дигән карарга килделәр.
Район башлыгы кайбер чаралар инде күрелгән булуын әйтте - алкоголь продукциясе сатуны вакытлыча чикләү, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллануны, белем бирү учреждениеләре янәшәсендә спиртлы эчемлекләр белән сату итүне тыю.
- Күрелгән чараларга район халкының уңай карашта булуы сөендерә, - дип ассызыклады Камил Гилманов. - Шулай да авылдашларына сыйфатсыз аракы сатып ятучыларга җитди шелтә белдерергә кирәк. Илгиз Алмакаев алкоголь продукциясе белән законсыз сәүдә итүне ачыклау һәм чикләү буенча алып барылган эш турында сөйләде, алкоголь куллануга бәйле хокук бозулар саны турында мәгълүмат бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев