Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Авыл хуҗалыгында исәпкә алу – 2016: барысы да риза

Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуга ярты елдан бераз күбрәк вакыт калып бара. Ул нәрсәдән гыйбарәт, әлеге кампаниянең үзенчәлекләре нинди - бу хакта Аксубай статистика бүлегенең баш белгеч-эксперты Лидия Иванова белән әңгәмә корабыз. -Федераль канун нигезендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу 10 елга бер тапкыр үткәрелә. Күпләргә мәгълүм булганча, чираттагысы 2016...

Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуга ярты елдан бераз күбрәк вакыт калып бара.


Ул нәрсәдән гыйбарәт, әлеге кампаниянең үзенчәлекләре нинди - бу хакта Аксубай статистика бүлегенең баш белгеч-эксперты Лидия Иванова белән әңгәмә корабыз.

-Федераль канун нигезендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу 10 елга бер тапкыр үткәрелә. Күпләргә мәгълүм булганча, чираттагысы 2016 елның 1 июленнән алып 15 августка кадәр үтә. Авыл хуҗалыгында исәпкә алу, ул, башкача әйтсәк, авыл хуҗалыгы фотосурәте, чөнки безнең район авыл хуҗалыгы юнәлешле. Әлеге эре статистик тикшерү безнең районда 11 авыл хуҗалыгы оешмасында (эре, урта һәм кече), 50гә якын крестьян-фермер хуҗалыкларында, районда яшәүче 8707 кешенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында үткәреләчәк.

-Лидия Васильевна, 2006 елда авыл хуҗалыгында исәпкә алу агросәнәгать комплексы үсешенә ничек тәэсир итте?

-2006 елдагы авыл хуҗалыгында исәпкә алу нәтиҗәләре мәгълүматлары "АПКны үстерү" Өстенлекле милли проект нигезендә файдаланылды. Фермер хуҗалыкларын яклау өчен берничә махсус чара эшләнде. Мәсәлән, алар субсидияләштерелгән кредит алдылар. Яңа эш башлаучы фермерларны яклау һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча программалар эшләнде. Моннан тыш, исәпкә алу барышында ташландык һәм билгеләнеше буенча файдаланылмаган җирләр барлыгы ачыкланды. Узган ун елда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып баручы төрле категориядәге субъектларның саны һәм активлыгы үзгәрде. Һәм, әлбәттә инде, чираттагы кампания барышында алынган мәгълүматлар, авыл хуҗалыгын муниципаль дәрәҗәдә үстерү һәм яклау өлкәсендә карарлар кабул итү өчен нигез булып торачак.

-2016 елда авыл хуҗалыгында исәпкә алу барышында күбрәк нәрсәгә игътибар биреләчәк?

-Респондентлардан алынган мәгълүматларны саклау гарантиясенә, сораштыру барышында алдашу очракларын кисәтүгә аерым игътибар биреләчәк. Авыл хуҗалыгында исәпкә алу Интернет челтәре аша, ә шәхси ярдәмче хуҗалык ияләрен сораштыру планшетлы компьютер аша үткәреләчәк. Кызыклы мәгълүматларның берсе - авыл хуҗалыгы предприятиеләренә беренче тапкыр аларның хуҗалык алып баруның алдынгы алымнарын кулланулары, кредит средстволарыннан файдалану, субсидия һәм дотация алулары турындагы сораулар биреләчәк.

-Бүген авыл хуҗалыгында исәпкә алуга хәзерлек нинди дәрәҗәдә?

-Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуның Аксубай статистикасы штаттан тыш хезмәте әлеге кампаниягә әзерләнүнең мөһим этабын тәмамлады - авыл хуҗалыгында исәпкә алу объектлары исемлеге төзелде. Районнарга бүлеп исәпкә алу эше үткәрелде. Район территориясе исәпкә алу участокларына, ә алары инструктор участокларына берләштерелгән. Исәпкә алуны районлаштыру исәпкә алучылар өчен уртача эш нормасына, төрле категориядәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре объектлары санына, схема планнары нигезендә алып барыла. Исәпкә алучының уртача эш нормасына 460 объект туры килә, 2006 елда бу сан 150 объектка тиң иде. Инструктор участогының уртача эш нормасы - 6 исәпкә алу участогы. Берләштерелгән отчет нигезендә исәпкә алучыларга ихтыяҗ билгеләнә, аларны өйрәтү планлаштырыла, инструктор участокларын урнаштыру урыны билгеләнә, исәпкә алу барышында алынган мәгълүматларны инструктор участокларына китерү өчен транспорт чаралары хәрәкәте графигы төзелә.

-Районда нинди инструктор участоклары эшләячәк?

-Барлыгы өч участок төзелә (2006 елда 12 иде). Беренче номерлы инструктор участогы (шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе үзәге). Аңа 7 исәпкә алу участогы һәм авыл хуҗалыгында исәпкә алуның 3330 объекты керә, шул исәптән: Иске Кармәт, Карасу, Кәкре Күл, Трудолюбово, Шәрбән, Мюд, Сөнчәле, Яңа Кармәт. Икенче номерлы инструктор участогы (Иске Ильдеряк авылы үзәге). Аңа 6 исәпкә алу участогы һәм авыл хуҗалыгында исәпкә алуның 2569 объекты керә, шул исәптән: Иске Ильдеряк, Савруш, Урмандеево, Иске Татар Адәмсуы, Емелькино һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләре. 3 нче номерлы инструктор участогы (Иске Тимошкино авылы үзәге). Аңа 6 исәпкә алу участогы һәмавыл хуҗалыгында исәпкә алуның 2859 объекты керә. Шул исәптән: Беловка, Иске Тимошкино, Иске Үзи, Иске Ибрай, Яңа Ибрай, Иске Кыязлы авыл җирлекләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев