Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Авыл хуҗалыгында исәпкә алу

Район Советында 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу буенча район комиссиясе утырышы булып үтте. -2006 елда уздырылган авыл хуҗалыгында исәпкә алу үтә нәтиҗәле булды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Аның нәтиҗәләре буенча илдә аграр секторны үстерү һәм ярдәм итү программалары эшләнде. Шуның ярдәмендә районда фермер...

Район Советында 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу буенча район комиссиясе утырышы булып үтте.

-2006 елда уздырылган авыл хуҗалыгында исәпкә алу үтә нәтиҗәле булды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Аның нәтиҗәләре буенча илдә аграр секторны үстерү һәм ярдәм итү программалары эшләнде. Шуның ярдәмендә районда фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм агрохолдинглар колачлы үсеш алды. Исәпкә алу вакытында авыл хуҗалыгы җирләренә дә тикшерү ясалды. Менә шуның өчен алда торган авыл хуҗалыгында исәпкә алуга җентекле хәзерләнергә һәм аны нәтиҗәле үткәрергә кирәк. Алда торган авыл хуҗалыгында исәпкә алу программасы белән Аксубай статистика бүлекчәсенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова таныштырды. Аның сүзләренчә, исәпкә алу 2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр үтәчәк. Район өч участокка бүленәчәк. Шуның иң күләмлесе - шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, аңа якын урнашкан авыл җирлекләре дә керә, тагын икесе - Иске Ильдеряк һәм Иске Тимошкино участоклары. Мәгълүмат туплау, исәпкә алу, серне саклап, яңа технологияләр буенча үткәреләчәк. 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу турында тулырак газетаның киләсе саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев