Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубайныкын сатып ал

Аксубай районы эшмәкәрләренә районда җитештерелгән товарларны сатып алып бер-берсен хупларга киңәш иттеләр. Аксубай районында аз дигәндә җиде йөз кече бизнес субъекты теркәлгән. Эшмәкәрләрнең район җитәкчелеге белән очрашуында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев та шул турыда хәбәр итте. Эшмәкәрләр нигездә сәүдә һәм авыл хуҗалыгы тармагын биләп тора. Бүген 299 кеше...

Аксубай районы эшмәкәрләренә районда җитештерелгән товарларны сатып алып бер-берсен хупларга киңәш иттеләр.


Аксубай районында аз дигәндә җиде йөз кече бизнес субъекты теркәлгән.
Эшмәкәрләрнең район җитәкчелеге белән очрашуында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев та шул турыда хәбәр итте. Эшмәкәрләр нигездә сәүдә һәм авыл хуҗалыгы тармагын биләп тора. Бүген 299 кеше күпләп һәм ваклап сату белән мәшгуль, район территориясендә 157 кеше авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен тапкан. Эшмәкәрләр транспорт һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтәләр, җитештерү өлкәсендә эшлиләр. Бизнес өлкәсендәге эшләрнең ни дәрәҗәдә уңышлы булуы аларның иминлегенә генә түгел, тулаем район икътисадына бәйле, чөнки бүген кече һәм урта эшмәкәрлектән кергән салым район бюджетының 12 процентын алып тора.
Тулаем алганда район эшкуарлары узган ел быелгыдан күпкә яхшырак эшләгәннәр. Саннар да шул турыда сөйли. 2012 елда Аксубай районы буенча ваклап сату әйләнеше 1 миллиард 400 миллион сум тәшкил итте, шуның 601 миллион сумнан күбрәге-авыл җирлегендә. Шул исәптән азык-төлек товарлары әйләнеше-360 миллион сумнан артык, азык-төлек булмаган товарлар 240 миллионнан артык тәшкил итте. Үзҗитештерү өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелде-тулаем район буенча җирле товар сату, хезмәт күрсәтү узган ел дәрәҗәсендә -112 процентка үтәлгән
-Узган ел белән чагыштырганда кайбер эшмәкәрләр эш темпын берникадәр киметтеләр, товар әйләнеше дә шул турыда сөйли,-дип билгеләп үтте Рәис Миншакирович. -Әмма «Мелиоратор», «Ильфа», «Батыр», «Идарә компаниясе», «Спутник» һ.б. җаваплылыгы чикләнгән оешмалар элеккечә тотрыклы эшләп килүләрен дәвам итәләр. Ул, ни өчен кайбер эшмәкәрләрнең җитештерүчәнлеге җәелә, ә товар әйләнеше кими, дигән сорауны бирде.
Эшмәкәрләрнең дә район башлыгы Камил Гилмановка сораулары туды.
-Районда эшмәкәрлек тармагына кагылышлы кайбер почмаклар сезнең тарафтан игътибарсыз кала. Хәзерге вакытта белем бирү, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итү аукционнар аша үтә. Район эшмәкәрләре аларда катнашуга игътибар итмиләр, димәк, акча районнан читкә китә. Безнең район - авыл хуҗалыгы районы, менә шуның өчен без үзебене-үзебез тулысынча тәэмин итә алабыз. Базар үз хокукларын таләп итә һәм бизнесны бары сату итү белән генә алып бару җиңел түгел. Аны төрле юнәлешләрдә җәелдерү мөһим.
Мисалга, ул Иске Ибрайдан Марат Сафинны үрнәк итеп күрсәтте-ул сәүдә белән дә, фермер хуҗалыгы белән дә шөгыльләнә, гектарлап урман да сатып ала, үз пилорамын эшкә җибәргән. Очрашу вакытында базар районында төзелеш эшләре (хәзерге вакытта җир участогына бәйле мәсьәлә хәл ителә), авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, атап әйткәндә, ит сату өчен базар төзү кирәклеге дә күтәрелде.
Рәис Галиев эшмәкәрләр белән турыдан-туры әңгәмәдә җитештерүне җәелдерергә һәм «Татарстанныкын сатып ал» дигән девиз астында эшләргә чакырды. Өстәвенә ул да, район башлыгы да районның азык-төлек промышленносте өлкәсендә җитештерелгән һәм аның чикләрендә дә зур таләп белән файдаланылган казылык әйберләре, лимонад һ.б. товарлар исемлеген искә төшерделәр. Аксубай продукциясен сатып, ни өчен әле эшмәкәрләргә бер-берсенә ярдәм итмәскә? Эшмәкәрләрнең сораулары күп булды. Шуңа бәйле очрашуда Пенсия фонды, җир һәм милек Палатасы Роспотребнадзор эшмәкәрләр Советы, салым инспекциясе җитәкчеләре, район прокуроры, «Саклык Банкы» вәкилләре катнашты. Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Владимир Тимофеев үз көченә кергән пенсия взносларының артуы турындагы законга аңлатма бирде. Районның баш санитар табибы Роза Салихова эшмәкәрләрнең законны үтәүләрен үтенде.
-Контрольләү органнарының алдан хәбәр итмичә тикшерергә килгән вакытлары үтте, һәр тикшерү алдыннан сезгә алдан ук хәбәр ителә, чөнки моны закон шулай куша. Сез дә закон таләпләрен үтәгез, продукция сату срокларын үтәгез, сатып алучыны хөрмәт итегез,-дип белдерде ул үз чыгышында. Прокурор Илдус Хәйруллин да эшмәкәрләргә үз сүзен җиткерде, хокуклары бозылган, эшчәнлекләренә аяк чалынган очракта эшмәкәрләрнең прокуратурага һәм башка органнарга мөрәҗәгать итү хокуклары бар. Эшмәкәрләр алдында Сәүдә-сәнәгать палатасы, салым инспекциясе Саклык Банкы вәкилләре дә чыгыш ясадылар.
Эшмәкәрләр үзләре тәкъдим иткән хезмәтләрдән файдаланган җәмәгатьчелек алдында нинди җавап тотуларын тоеп сыйфатлы хезмәт күрсәтергә, закон кысаларында эш итәргә һәм үсәргә тиешләр. Шуңа бәйле район җитәкчелеге совет эшен әлеге юнәлештә активлаштырырга киңәш итте.
Иң яхшы эшмәкәрләрне бүләкләү очрашуның күңелле мизгеленә әверелде. Район башлыгы яшь эшмәкәр Ирина Альдивановага «Эшмәкәр-2012» Дипломын тапшырды. Үз бизнесларын актив җәелдерүчеләр эшмәкәрләр Советы рәисе Марс Гимадиев һәм «Идарә компаниясе» начальнигы Сергей Синдимиров та Дипломнар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев