Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубайлылар – дөнья чемпионнары

Безнең өч спортчыбыз билбау көрәше буенча дөнья беренчелегеннән медальләр белән кайттылар. Көрәш келәмендә Диләрә Латыйповага тиңнәр булмады. Ул Молдавиядән, Казахстаннан, Вьетнамнан, Пакистаннан булган көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, финалга чыкты. Хәлиткеч бил алышуда ул Чиләбе өлкәсеннән, хәзер инде элеккеге чемпионка белән көч сынашты. Көндәшен санаулы минутлар эчендә егып салып, 57 килограммлы...

Безнең өч спортчыбыз билбау көрәше буенча дөнья беренчелегеннән медальләр белән кайттылар.

Көрәш келәмендә Диләрә Латыйповага тиңнәр булмады. Ул Молдавиядән, Казахстаннан, Вьетнамнан, Пакистаннан булган көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, финалга чыкты. Хәлиткеч бил алышуда ул Чиләбе өлкәсеннән, хәзер инде элеккеге чемпионка белән көч сынашты. Көндәшен санаулы минутлар эчендә егып салып, 57 килограммлы авырлык категориясендә дөнья чемпионы булды.
Финалда Рәзилә Хәмитованың Үзбәкстан спортчысы белән көрәше дә мавыктыргыч булды. Үзбәк кызы берничә очкога гына өстен чыкты. Ә безнең Рәзиләбез көмеш медальгә ия булды.
Евгений Ласточкин беренче бил алышуда Карачаево-Черкеск чемпионы белән очрашты һәм берничә секунд эчендә чиста уен күрсәтеп, бергә-бер көрәштә чыгыш ясау өстенлегенә иреште. Әмма алга таба аңа бераз кыенгарак туры килде, һәм ул иң көчлеләр исемлегенә керә алмады. Өченче урын өчен Евгений Казахстан спортчысы белән бил алышты. Ышанычлы җиңү яулап, дөнья чемпионатының бронза медаль иясе булды.
- Бу район тарихында мондый масштабтагы беренче уңыш, - дип фикерләре белән уртаклашты Александр Скворцов. - Диләрә чиста көрәш белән җиңү яулады, Евгенийга бераз тырышырга туры килде, ә менә Рәзилә белән бөтенләй башкача хәл килеп чыкты. Ул финалда шәп чыгыш ясап, җиңү яулыйм гына дигәндә, уен вакыты чыкты. Өстәмә көрәш тәкъдим ителде һәм монда көндәше аңардан беразга гына өстен булды. Нәтиҗәдә икенче урынга чыкты. Әлбәттә инде, бу да шулай ук яхшы күрсәткеч.
Сүз уңаеннан, әлеге спортчылар янына спортның башка төрләре буенча тренерлар килеп, башка төр спорт белән шөгыльләнергә тәкъдим итәләр, әмма алар билбау көрәше, дзюдо һәм самбога тугры калалар.
- Безгә спорт көрәше бик ошый, ул түземлеккә өйрәтә, холык тәрбияли, - диләр спортчы йолдызларыбыз. Евгений Ласточкин белән Диләрә Латыйпова бүген самбо буенча Россия Беренчелегенә киттеләр инде.
- Укуда өлгереш ничек соң? - дип кызыксынам тренердан.
- Кызлар бик яхшы билгеләренә генә укыйлар, БДИга хәзерләнәләр, Евгений Аксубай техникумында белем ала, ул да яхшы укый. Спортчылар бөтен яклап та булдыралар, - дип ассызыклады дөнья чемпионарын тәрбияләгән тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев