Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубайдагы уңай үзгәрешләр күз алдында

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең праймериз мәйданында үткән кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы конструктив әңгәмәгә әверелде. -Кандидатларны билгеләгәндә, депутатлык мандатларына дәгъва белдерүчеләр алдан уздырылган эчке партия сайлауларын үтәргә тиеш. Очрашуның максаты шунда: сайлаучылар үзләренең күңеленә хуш килгән кандидат өчен тавыш бирәләр, һәм җыелган тавышлардан чыгып, кандидатлар рейтинг буенча басалар, - дип аңлатма...

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең праймериз мәйданында үткән кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы конструктив әңгәмәгә әверелде.



-Кандидатларны билгеләгәндә, депутатлык мандатларына дәгъва белдерүчеләр алдан уздырылган эчке партия сайлауларын үтәргә тиеш. Очрашуның максаты шунда: сайлаучылар үзләренең күңеленә хуш килгән кандидат өчен тавыш бирәләр, һәм җыелган тавышлардан чыгып, кандидатлар рейтинг буенча басалар, - дип аңлатма бирде очрашуны оештыру өчен җаваплы Юныс Хәмидуллин. - Әлеге рейтинг исемлеге безнең җирлектәге партиядән кандидатлар күрсәтүгә нигез булып тора.


Районда барлыгы җирле дәрәҗәдәге 186 депутат сайланачак. Ун депутатлык мандатына унике дәгъва бирүче расланды. Һәр дәгъвачы үзенең тормыш юлын сөйләде, депутат булып торганда нинди эшләр башкарганы һәм киләчәктә нинди бурычларны хәл итә алачагы турында бәян итте.


Кандидатлар Җәмил Вәлиев, Петр Волков һәм Алексей Сударев үз игътибарларын яшь буынга тәрбия бирүгә юнәлдерделәр.


- Киләчәгебез яшьләр кулында, - дип төп фикерләрен җиткерделәр чыгыш ясаучылар. - Аларны культуралы, төзекләндерелгән мохиттә тәрбияләгәндә, яшьләр үзләре дә әдәпкә өйрәнеп, башкаларны да шуңа өндәячәк.


- Мин депутат булып Трудолюбово авыл җирлегендә эшли башладым, - дип билгеләп үтте кандидат Камил Гилманов. - Анда юлга асфальт салынган, комплекс һәм мәдәният йорты төзелгән. Ә район үзәгендә һәм районда барган үзгәрешләр күз алдында. Без җирлекнең иң төп проблемасы - су белән тәэмин итү мәсьәләсен чишә алдык. Акрынлап урамнарга да асфальт түшәлә. Мәйдан һәм парклар төзекләндерелә. Үзәктә балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Күп эшләр башкарылды, тик тәмамланмаганнары да бар әле. Бөтен урамнарда да - каты япмалы юллар булырга, күп фатирлы йорт ишегалларында балалар мәйданчыклары төзелергә тиеш.


- Сүз белән генә тук була алмыйсың, эшләп күрсәтергә кирәк, - дип сүзен йомгаклады Камил Камалович.


-Кандидатлар шулай ук бистәнең киләчәктә төзекләндерелергә тиешле объектлары, социаль-икътисади программа эшләре турында фикер алыштылар, аксубайлылар тормышында уңай үзгәрешләр сизелүен билгеләп үттеләр.


Әйтергә кирәк, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгышы да шул турыда барды.


-Аксубай районы кураторы булганлыктан, мин монда еш киләм, - диде Эльмира Әмир кызы. - Уңай үзгәрешләр монда ачык сизелә. Балалар мәйданчыклары, бик матур Батырлар аллеясы барлыкка килгән, үзәк мәйдан да үзгәрешләр кичергән. Яшәү сыйфаты да үзгәргән. "Бердәм Россия" партиясе гаилә кыйммәтләренә басым ясый. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм эшче һөнәр ияләренең абруен күтәрү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.


- Кандидатларның үз сайлаучыларының өметләрен аклауларын телим, - дип сүзен тәмамлады министр. - Чөнки сайлаучылар ышанычы - ул безнең төп кыйммәтебез.

Авыллар матурая

Сөнчәледә үткән праймеризда 28 сайлаучы билгеләнде.


Сайлаучыларның кандидатлар белән очрашуы һәм эчке партия сайлаулары өчен җаваплы Сергей Александров авыл халкына Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүдә һәм авылны төзекләндерүдә актив катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерде.


- Урамнар җыештырылган, чишмә төзекләндерелгән, ферма территорияләре тәртипкә китерелгән, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Хезмәтегез өчен рәхмәт.


- Җирле үзидарә органнарына сайлауларга әзерлек кысаларында җирле дәрәҗәдәге 186 депутат сайланачак, - дип дәвам итте ул. - Әлеге җирлектә тугыз кандидат арасыннан җидесе генә сайлана.


Шулай ук кандидатлар чыгыш ясады. Алар тормыш юлларыннан тыш депутат булган очракта алга таба нәрсә өстендә эшләячәкләре турында сөйләделәр.
- Кече Сөнчәле халкына күпфункцияле үзәк һәм суэтем башнясы кирәк, - дип ассызыклады Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова. - Быел без Ленин урамындагы юлны ремонтлап, вак таш җәяргә уйлыйбыз. Урамнарны яктырту буенча да эш дәвам итәчәк. Тәҗрибәдән күренгәнчә, авылдашлар белән бердәм эш алып барып, без югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз.


- Депутат булган чорда мин һәрдаим авылны төзекләндерүгә ярдәм күрсәтергә тырыштым, чүп чыгаруга техника бүлеп бирдем, кышын кардан чистартуны тәэмин иттем, - дип билгеләп үтте Владимир Крюков. Сайлаучыларның, хуҗалык пенсионерларга терлек азыгы белән ярдәм итәме, дигән сорауларына ул: - Кагыйдә буларак, пенсионерлар мөгезле эре терлек асрамыйлар. Без аларга берәр төргәк печән бүлеп бирәбез. Ә саламны теләсә күпме алырга мөмкин. Төп шарт: үзләре артыннан тәртип салып калдырсыннар. Кандидат Алексей Калуков үзәк урам юлларына фонарьлар кую тәкъдиме белән чыкты.


- Шул рәвешле шәхси йортлар түгел, асфальт салынган юллар яктыртылыр иде, -диде Алексей Владимирович.


- Авылның йөзе, район үзәге торышы кебек үк уңай якка үзгәрде, - дип билгеләп үтте кандидат Юныс Хәмидуллин. - Тулаем күзаллау үзгәрде. Халык хәзер тәртипне һәркем үзе булдырырга кирәклеген, ә иректә утлап йөрүче терлекләрнең авылны бизәмәгәнен бик яхшы аңлый. Монда депутатлар корпусы тотрыклы эшләде. Һәр кеше җирлекне төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш кертте.


Сайлаучылар шулай ук көрәш буенча спорт секциясен яңадан эшләтеп җибәрү тәкъдимен белдерделәр.


Хисап комиссиясенең эшчеләр төркеме рәисе яшерен тавыш бирү кагыйдәләрен аңлатты, һәм сайлаучылар эшкә кереште. Сүз уңаеннан, кайбер сайлаучылар тавыш бирүгә милли киемнәрдән килгәннәр.


- Балдан корабльгә, - дип шаярттылар алар. Артистлар милли бәйрәм билгеләп үтелгән җирдән бүленеп, үзләренең гражданлык бурычын үтәргә килгәннәр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев