Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксубай укучысы иҗтимагый ярдәмче булды

Аксубайның өченче мәктәбе укучысы Анна Крайнова балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе статусын алды. Ул сайлап алу конкурсын һәм беренче белем бирү сменасын үтте. Белем бирү сменасы программасы беренче мастер-классларны, эшлекле уеннарны, ораторлык сәнгате буенча мастер-классларны, конфликтология буенча тренингларны, "Балалар иҗтимагый кабул итү" проекты эшләре планын раслау, проект белән...

Аксубайның өченче мәктәбе укучысы Анна Крайнова балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе статусын алды.


Ул сайлап алу конкурсын һәм беренче белем бирү сменасын үтте. Белем бирү сменасы программасы беренче мастер-классларны, эшлекле уеннарны, ораторлык сәнгате буенча мастер-классларны, конфликтология буенча тренингларны, "Балалар иҗтимагый кабул итү" проекты эшләре планын раслау, проект белән идарә итү органнарын сайлау, мәдәни-танып белү уеннарын үз эченә алды.

Бәйге ике турдан торды: беренчесендә катнашучылар анкета тутырдылар һәм "Бала хокукы" темасына эссе яздылар. Икенчесендә катнашучыларга телефон буенча сораулар бирделәр. Сөйләм, хокукларны белү, аралаша белү осталыгына һ.б. буенча бәя бирелде.

-Сайлап алу турын үтәргә Татьяна Георгиевна Удиярова укыткан җәмгыять белеме дәресләрендә алган белемем ярдәм иткәндер дип уйлыйм, - диде Аня. -Башта эшкә берниди җитди караш та юк иде, чөнки аның нинди проект булуын, нәрсәне үз эченә алуын беркем дә белмәде. Ә Гүзәл Любисовна белән аралашканнан соң, безгә нинди җаваплылык йөкләнгәнлеге шунда ук ачыкланды.

"Балалар иҗтимагый кабул итү" - республика территориясендә яшәүче балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын, канунлы мәнфәгатьләрен саклауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект.

-Гүзәл Любисовна изге күңелле кеше, ул нәкъ менә балалар хокукын яклый, балаларның үз юлларын табу мөмкинлеге булсын өчен көрәшә, - дип фикерләре белән уртаклашты җәмәгать ярдәмчесе. - Якын арада "Балалар иҗтимагый кабул итү" проектын тәкъдир итәчәкбез, һәр балалар учреждениесендә үзеңне борчыган проблемалар яки нинди дә булса тәкъдим турында язып салу мөмкинлеге биргән тартма урнаштырырга телибез. Шулай ук яңа елда Гүзәл Удачинаның килүенә әзерләнәчәкбез.

Анна балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау өлкәсендә агарту- аңлату эшләрен һәм кабул итүне алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев