Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Акчалата җәза бирелде

Административ комиссиянең чираттагы утырышына районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 11 кеше чакырылды. Әлеге хокук бозучылар үз йортлары территорияләрен җыештыруны кирәк санамаганнар. - Комиссия утырышына чакырылу хәбәрен без барысына да почта аша җибәрдек, димәк, утырышка килмәү җәза бирелмәү нигезе булып тора алмый, - дип аңлатма бирде башкарма комитетның баш белгече - комиссия...

Административ комиссиянең чираттагы утырышына районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 11 кеше чакырылды.



Әлеге хокук бозучылар үз йортлары территорияләрен җыештыруны кирәк санамаганнар.


- Комиссия утырышына чакырылу хәбәрен без барысына да почта аша җибәрдек, димәк, утырышка килмәү җәза бирелмәү нигезе булып тора алмый, - дип аңлатма бирде башкарма комитетның баш белгече - комиссия сәркәтибе Шәүкәт Нургалиев.

Төзекләндерү буенча 1 апрельдән гамәлгә кергән айлык дәвамында административ комиссия 50 дән артык беркетмәне карады. Бюджетка 70 меңгә якын акча кергән.

Комиссия рәисе Анатолий Горбунов, Роспотребнадзор, янгын сагы, полиция, башкарма комитет юристыннан торган комиссия әгъзаларының килүчеләргә сораулары күп җыелган иде. Ни сәбәпле ике ел элек янган урын һаман чистартылмаган, ике урам арасындагы тыкрык ни өчен төзелеш материаллары белән тулган, нигә юл иске техника белән капланган һәм нилектән төсле металл өй каршына ук җыелып бара?


- Бары тик йорт хуҗалыгы территориясенең генә сезнең карамакта булуын аңлагыз. Төзекләндерү кагыйдәләре һәм административ хокук бозулар кодексы нигезендә йорт территориясе чикләрендә чиста һәм тәртип булырга тиеш, - дип өндәде утырышка килүчеләрне комиссия рәисе.


Комиссия һәркемгә канун нигезендә үз карарын чыгарды. Физик затларга минималь җәза бирү күләме - ике мең сум, урындагы затларга - унбиш мең сум.
Штрафны 60 көн эчендә үз теләкләре белән түләмәгән очракта материаллар суд приставлары хезмәтенә тапшырылачак.


Якын арада узачак комиссия утырышына иректә караучысыз йөргән мал хуҗаларын чакыру күздә тотыла. Аларга шулай ук штраф салу җәзасы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев