Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аерым режим кертелде

2015 елның 15 декабреннән алып 2016 елның 10 гыйнварена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе үзенең карары белән яңа ел бәйрәме чараларына әзерләнү һәм аларны үткәрү чорына янгын иминлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексын үткәрергә киңәш бирә - коткаручылар, юлчылар, авария...

2015 елның 15 декабреннән алып 2016 елның 10 гыйнварена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде.


Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе үзенең карары белән яңа ел бәйрәме чараларына әзерләнү һәм аларны үткәрү чорына янгын иминлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексын үткәрергә киңәш бирә - коткаручылар, юлчылар, авария хезмәтләренең кизү бригадалары көчәйтелгән режимда эшләячәкләр. Моңардан тыш, 1-3 класслы пиротехник әйберләр куллану, аларны авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп җыелган объектлардан һәм автомобиль юлларыннан 50 метр якынлыкта куллану тыела.

Комиссия рәисе - районның башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов билгеләп үткәнчә, бәйрәмнәр чорында предприятиеләрдә, оешмаларда җаваплы затларның кизү торуы оештырылачак, тәүлек әйләнәсе кешеләр булган социаль объектларның янгынга каршы торышы, янгын сүндерү техникасы су ала алсын өчен суэтем башняларының, янгын чыгуны белдерүче җиһазларның һәм электр хуҗалыкларының торышы тикшерелә башлаган.

Фото storage.surfingbird.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев