Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

2015 ел нинди эш-гамәлләр белән истәлекле булды? Грантлар

Беловка һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләре муниципаль берәмлек Советлары берәр миллион сумлык ике грант отты. Районның социаль, белем бирү учреждениеләре ел саен "ЛУКОЙЛ" һәм "РИТЭК" ААҖның социаль һәм мәдәни хәйрия фондлары бәйгеләрендә катнашалар. 2015 елда Аксубай районы әлеге абруйлы бәйгедә берьюлы 19 грантка ия булды. "Экология", Мәдәният һәм рухилык", "Спорт",...

Беловка һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләре муниципаль берәмлек Советлары берәр миллион сумлык ике грант отты.


Районның социаль, белем бирү учреждениеләре ел саен "ЛУКОЙЛ" һәм "РИТЭК" ААҖның социаль һәм мәдәни хәйрия фондлары бәйгеләрендә катнашалар.

2015 елда Аксубай районы әлеге абруйлы бәйгедә берьюлы 19 грантка ия булды. "Экология", Мәдәният һәм рухилык", "Спорт", "Җиңү" номинацияләрендә Аксубай универсаль технологияләр техникумы, 2 нче һәм 3 нче Аксубай урта мәктәпләре, "Хыял" социаль приюты, Иске Үзи авыл җирлеге (ике проект), Трудолюбово, Сөнчәле авыл җирлекләре, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты, район Мәдәният йорты, Хәсән Туфан музей-йорты, "Юность" спорт комплексы, Балалар сәнгать мәктәбе, Кәкре Күл урта мәктәбе, район ветераннар советы, Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, "Буратино" балалар бакчасы, Федоровка интернат-йорты, Урмандеево башлангыч мәктәп-балалар бакчасы грант ияләре буларак дипломнар алдылар. Бәйгедә откан акча спортка, төзекләндерүгә, экологиягә һәм иҗатка юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев