Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

02 хезмәте

19 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 215 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 5се - җинаять буларак теркәлгән, шуның 4 се кайнар эздән ачылган. Рус Кармәте авылында яшәүче хатын-кызның хуҗалыгыннан металл казан һәм шундый башка әйберләр урлана. Бу гамәлне аның авылдашы кыла. Яңа...

19 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 215 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 5се - җинаять буларак теркәлгән, шуның 4 се кайнар эздән ачылган.

Рус Кармәте авылында яшәүче хатын-кызның хуҗалыгыннан металл казан һәм шундый башка әйберләр урлана. Бу гамәлне аның авылдашы кыла.
Яңа Мокшино кешесенең өеннән кырык мең сум акчасы югала. Акчаны кунакка килгән туганы чәлдерә. Ул кылган гаебен таный, урланган акчаның бер өлешен кире кайтара, ә калганын туздырып өлгерә.
Иске Саврушта килеп чыккан гаилә низагы аздан гына фаҗига белән тәмамланмый. Утыз дүрт яшьлек хатын низагның иң кызган чагында үзе белән яшәүче 55 яшьлек иргә пычак белән кадый. Ир Аксубай хастаханәсенә китерелә.
Аксубай бистәсендә, Мазилин урамында урнашкан шәхси йорт яныннан "Ока" машинасын куып китәләр. Районда машинаны "тоткарлау" планы игълан ителә, полицейскийлар барлык үзәк һәм авыл юлларын урыйлар. Ә машинаны куып китүче адәмне Түбән Камада кулга алалар - шофер юл вакыйгасы китереп чыгара һәм документларны тикшергәндә Татарстан МВДның бердәм базасында машинаның "куып кителгән" булуы ачыклана.
Аксубайда өй карагы пәйда булган. 11 ноябрь көнне ул тәрәзә пыяласын салдырып, бистәдәге бер өй эченә үтә. Һәм көпә-көндез алтын әйберләр һәм акча (гомуми сумма йөз мең сум тәшкил иткән) урлап чыга.
Әгәр сез югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, бу хакта 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.
Фото 4tololo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев