Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

01 хезмәте

Коткаручылар тревога буенча 3 вакыйга урынына чыктылар. 10 ноябрь көнне "Глонасс" системасы буенча бердәм диспетчерлык хезмәте номерына Аксубай-Чистай автомобиль юлында юл фаҗигасе килеп чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Исерек хәлдә булган илле яшьлек машина йөртүче "Ока" машинасына идарәне югалта. Автомобиль юл читенә тәгәри, машина йөртүче күкрәк читлегенә зыян килгән дигән...

Коткаручылар тревога буенча 3 вакыйга урынына чыктылар.

10 ноябрь көнне "Глонасс" системасы буенча бердәм диспетчерлык хезмәте номерына Аксубай-Чистай автомобиль юлында юл фаҗигасе килеп чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Исерек хәлдә булган илле яшьлек машина йөртүче "Ока" машинасына идарәне югалта. Автомобиль юл читенә тәгәри, машина йөртүче күкрәк читлегенә зыян килгән дигән диагноз белән Аксубай район үзәк хастаханәсенә китерелә.
11 ноябрьдә Золин урамындагы күп катлы йортта яшәүчеләрдән фатирларның берсендә электр җиһазының янып китүе турында хәбәр алына. Вакыйга булган урынга килгән коткаручылар электр үткәргечендә кыска ялганыш килеп чыгуын аңлаттылар. Бәхеткә, янгынга вакытында киртә куела.
15 ноябрьдә "Глонасс" системасы буенча урманда адашкан ир-ат турында хәбәр алына. Федоровка авылыннан 37 яшьлек ир урман аша гына Яңа Тимошкинода яшәүче сеңлесе янына кунакка барырга чыга. Әмма төнлә юлны бутап, урманда адаша. Бер сәгать адашып йөргәннән соң, Яңа Тимошкинодагы Ольга чишмәсенә килеп чыга һәм коткаручылар аны шул урыннан өенә озатып куялар.
Фото www.splav.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев