Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең авторларыбыз иҗаты

Хөрмәтләп искә алдылар

Ветераннар советы активистлары сугышта катнашкан Александра Рябова каберенә һәйкәл куйдылар. Александра Петровна - озак еллар район үзәгендәге сигезьеллык мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан һәм аннан соң мәктәпнең укытучылар коллективын җитәкләгән ветеран-педагог. Александра Рябова берничә ел дәвамында партия район комитетының III секретаре булып эшли. Педагог, җәмәгать эшлеклесе озакка сузылган каты...

Ветераннар советы активистлары сугышта катнашкан Александра Рябова каберенә һәйкәл куйдылар.



Александра Петровна - озак еллар район үзәгендәге сигезьеллык мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан һәм аннан соң мәктәпнең укытучылар коллективын җитәкләгән ветеран-педагог. Александра Рябова берничә ел дәвамында партия район комитетының III секретаре булып эшли. Педагог, җәмәгать эшлеклесе озакка сузылган каты авырудан соң, 1982 елда алтмышынчы яшендә вафат булды. Әмма аны укучылар буыны, якташлары һәм аксубайлылар бүген дә яхшы хәтерли.


Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелгән быелгы язда ветераннар советы средство җыю инициативасы белән чыкты. Сугышта катнашучының якын туганнары юк, ә федераль бюджет хисабына һәйкәлләр ясау һәм урнаштыру буенча дәүләт гарантиясе 1990 елның 12 июненнән соң вафат булучыларга гына кагыла. Аксубайлылар сугышта катнашучы һәм ветеран-педагогны хөрмәтләп искә алып, каберенә һәйкәл куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев