Безнең авторларыбыз иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хөрмәтләп искә алдылар
Ветераннар советы активистлары сугышта катнашкан Александра Рябова каберенә һәйкәл куйдылар. Александра Петровна - озак еллар район үзәгендәге сигезьеллык мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан һәм аннан соң мәктәпнең укытучылар коллективын җитәкләгән ветеран-педагог. Александра Рябова берничә ел дәвамында партия район комитетының III секретаре булып эшли. Педагог, җәмәгать эшлеклесе озакка сузылган каты...
-
Наратлык тавында
Бүтән кышлар хаҗәт түгел, Бездә кышның гүзәле. Ай калыккач, тау башына Чыкмый йөрәк түзәрме. Ислемайлар читтә торсын, Һәрбер нарат хуш исле. Авылыбыз егетләре Үзләре нарат төсле. Чаналар тартып киләләр Төнге айның нурында. Уртак серләре дә бардыр Без-кызлары турында. Игътибарлы һәм ярдәмчел Егетләр бу төбәктә. Кызлар егет күзәтәләр, Качып кына тирәктә.
-
Р. Әһлияр: Туган көнеңдә
(Ирем Зәйнулланың юбилеена багышлыйм) Олы малай булып, бик көттереп. Син дөньяга килгән көн бүген. Дога юллыйм, бер Ходайдан сорап Ачуыңны җәннәт ишеген. Бәхетләрең булды микән, белмим, Аңладыңмы икән дөньяны? Шуңа шөкер, якты дөньяларга Бүләк иттең улың, кызыңны. Белмим никтер, фани дөньялардан Бакыйлыкка килде китәсең, Әллә белеп, әллә юрап кына Әйтә...
-
Рәйсә ӘҺлияр: Бәхеткә юл салганмын
Бәхеткә юл салганмын Яши-яши каешландым, Йөри-йөри шомардым. Максатларга ирешим дип, Бәхетләргә соңардым. Туры юллар миңа түгел, Әйләнечтән урадым. Бик аз гына җиңеллекне Шатлыкларга юрадым. Түзә-түзә сабырландым, Ә сабырлык кирәкме? Миңа буласы бәхетләр Чит-ятларга эләкте. Эзли-эзли соңласам да, Яши-яши аңладым. Урау юллар урый-урый Бәхеткә юл салганмын. Шөкер итик (Р. га) Ялгыз...