Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юллар ремонтлана

Юл ремонтлау эшләре районның янгын часте янындагы участоктан башланды. Әлеге территориядәге юллар күп еллар дәвамында, хәтта алар төзелгәннән алып, проблемалы булып саналды - еш кына машина хужаларына юлларда барлыкка килгән чокырлар мәшәкать тудырды. Авыр техника белән иң оста юл төзүчеләр әлеге каты япмалы участокны ышанычлы ясау максатыннан килгәннәр. - Монда...

Юл ремонтлау эшләре районның янгын часте янындагы участоктан башланды.



Әлеге территориядәге юллар күп еллар дәвамында, хәтта алар төзелгәннән алып, проблемалы булып саналды - еш кына машина хужаларына юлларда барлыкка килгән чокырлар мәшәкать тудырды. Авыр техника белән иң оста юл төзүчеләр әлеге каты япмалы участокны ышанычлы ясау максатыннан килгәннәр.


- Монда лайлалы туфрак, шуның өчен аның өстенә ком һәм бут ташы салабыз, - дип аңлатма бирде районның баш юл төзүчесе Фәнис Сафин. - Асфальт утырмасын өчен җирне 4 метрдан артык тирәнлеккә кадәр казыйбыз.


- Янгын часте янындагы территориядә 90 метр озынлыктагы юл тукымасын ремонтлау планлаштырыла. Машина хуҗаларына һәм җәяүлеләргә юл төзү эшләре әллә ни кыенлык тудырмаячак, ремонт вакытында юлларны ябу күзәтелми. Юл хезмәткәрләре ремонт эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга вәгъдә итәләр.
Быел Яңа Кармәт, Урмандеево, Александровка торак пунктларына кадәрһәм район үзәгенең 8 Март, Космановтлар, Хәсән Туфан, өлешчә Березовская урамнарына асфальт салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев