Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакыт, Татарстан турында

Районның туган якны өйрәнү музеенда ТАССР оешуга 95 ел һәм Республика көненә багышланган күргәзмә эшләвен дәвам итә. ТР милли музее тарафыннан оештырылган күргәзмә безнең районда бәхетле очрак - Республика бәйсезлеге көненә туры килде. Моңа кадәр күргәзмә Биектау районында булды, шулай ук килүчеләрдә көчле тәэсирләр калдырды. Анда ТАССР (20 нче елдан...

Районның туган якны өйрәнү музеенда ТАССР оешуга 95 ел һәм Республика көненә багышланган күргәзмә эшләвен дәвам итә.


ТР милли музее тарафыннан оештырылган күргәзмә безнең районда бәхетле очрак - Республика бәйсезлеге көненә туры килде. Моңа кадәр күргәзмә Биектау районында булды, шулай ук килүчеләрдә көчле тәэсирләр калдырды. Анда ТАССР (20 нче елдан алып) барлыкка килүдән алып, бүгенге көнгә кадәр сакланган фотолар, документаль материаллар. Республика үсешенең барлык юнәлешләре - җитештерү, икътисад, мәдәният, рухи һәм башкалар күзәтелә. Монда ук 1920,1937, 1981 елларда теркәлгән дәүләт гербы, әләме үрнәкләре, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Бәйсезлеге турында декларация гәүдәләнгән. Күргәзмә ачылганнан алып, монда тарихи ядкарьләрне аңлаган кешеләр, делегацияләр, гаиләләр, аерым кешеләр һәм район халкы булды. Татарстанның Милли музее экспозициясе Аксубайда 30 августка кадәр эшли. Танышырга өлгермәгән кешеләрне музейда көтеп калалар. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев