УФАС аксубайлылар белән очраша
ТР буенча монополиягә каршы Федераль хезмәт Идарәсе вәкилләре Аксубай районы халкы белән күчмә очрашу оештыра. Планда - гражданнарны һәм эшмәкәрләрне кабул итү, муниципалитет хезмәткәрләре белән аралашу, масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә, район җитәкчелеге белән очрашу. Очрашу 12 августка билгеләнгән. Татарстан УФАСы гражданнарны шул ук көнне 8.30 дан 9.30 сәгатькәчә...
ТР буенча монополиягә каршы Федераль хезмәт Идарәсе вәкилләре Аксубай районы халкы белән күчмә очрашу оештыра.
Планда - гражданнарны һәм эшмәкәрләрне кабул итү, муниципалитет хезмәткәрләре белән аралашу, масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә, район җитәкчелеге белән очрашу. Очрашу 12 августка билгеләнгән. Татарстан УФАСы гражданнарны шул ук көнне 8.30 дан 9.30 сәгатькәчә Күп функцияле үзәк бинасында кабул итә.
Фото http://primamedia.ru/files/136883.jpg сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев