Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәртипне саклагыз

Санитария таләпләренә һәркем буйсынырга тиеш. Административ комиссиянең чираттагы утырышында да бу хакта сөйләнде. Монда 11 эш каралды. Беркетмәләрнең күпчелеге терлекләрнең ирекле утлап йөрүенә кагыла. Шул рәвешле, бистәдә яшәүче берничә кеше мөгезле эре терлекләрне ирекле утлауга чыгарып җибәргәннәр. Дөрес, хуҗалар үз хаталарын танып, икенче көнне үк көтүне оештырып җибәрүгә карамастан, алар...

Санитария таләпләренә һәркем буйсынырга тиеш.



Административ комиссиянең чираттагы утырышында да бу хакта сөйләнде. Монда 11 эш каралды.


Беркетмәләрнең күпчелеге терлекләрнең ирекле утлап йөрүенә кагыла. Шул рәвешле, бистәдә яшәүче берничә кеше мөгезле эре терлекләрне ирекле утлауга чыгарып җибәргәннәр. Дөрес, хуҗалар үз хаталарын танып, икенче көнне үк көтүне оештырып җибәрүгә карамастан, алар штраф түләүдән котыла алмадылар.


Бу Шәрбән авылы халкына да кагыла. Шәрбәнлеләрнең гражданнар җыенында бу хакта күп сөйләнде, аларны терлекләрнең ирекле утлап йөрүе катгый тыела, дип тә кисәттеләр. Шуңа да комиссия штраф салуны хуп күрде.


Районда яшәүче кайберәүләр территорияне пычратканнары өчен административ җаваплылыкка тартылды.


"Иске өйдән арынырга теләгән идем, - дип аңлатты үз гамәлен тәртип бозучыларның берсе, комиссия әгъзаларына. - Тиздән гаиләбез тулыланачак, шуңа күрә өйне сатмыйча торырга булдык. Хәзер инде иске корылмаларны сүтәргә туры киләчәк".


Комиссия утырышына кадәр кайберәүләр үз территорияләрен җыештырып та куйганнар иде. Әмма ләкин беренче тапкыр бирелә торган ике мең сум штраф салудан котыла алмадылар.


-Комиссия килгәнне көтмәгез, өй тирәгезне даими рәвештә тәртиптә тотыгыз, - дип мөрәҗәгать итте район халкына башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов. -Йорт терлекләрен я бәйдә тотарга, я көтүне оештырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев