Сыер асрасаң – саву аппараты аласың
Сөт тапшыру күпчелек гаиләләр өчен төп табыш чыганагы булып тора. Үзенең шәхси хуҗалыгында савым сыерларының баш санын арттырырга теләүчеләргә дәүләт ярдәм кулы суза. Атап әйткәндә, савым аппаратлары сатып алуда - аппарат бәясенең 40 проценты күләмендә (НДСны, монтажлау һәм транспорт хезмәтләрен исәпләмичә). Моның өчен 3 баштан күбрәк сыер асрау шарт. Өчтән...
Сөт тапшыру күпчелек гаиләләр өчен төп табыш чыганагы булып тора.
Үзенең шәхси хуҗалыгында савым сыерларының баш санын арттырырга теләүчеләргә дәүләт ярдәм кулы суза. Атап әйткәндә, савым аппаратлары сатып алуда - аппарат бәясенең 40 проценты күләмендә (НДСны, монтажлау һәм транспорт хезмәтләрен исәпләмичә). Моның өчен 3 баштан күбрәк сыер асрау шарт. Өчтән сигез башка кадәр сыер асраудан чыгып, бер хуҗалыкка бер саву аппараты өчен.
Бүгенге көндә саву аппаратлары сатып алуны субсидияләштерүгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 25 шәхси хуҗалык гариза биргән. Гариза кабул итү дәвам итә, теләүчеләр авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев