Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сорауларың белән – депутатка

Районда "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д. А. Медведевның ТРда төбәк иҗтимагый кабул итү җитәкчесе, социаль сәясәт буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте. Кабул итүләрнең рәсми өлешенә кадәр Татьяна Воропаева, район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә, район җирлекара китапханәләр эше белән танышты, залларны карады, гадәти...

Районда "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д. А. Медведевның ТРда төбәк иҗтимагый кабул итү җитәкчесе, социаль сәясәт буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.



Кабул итүләрнең рәсми өлешенә кадәр Татьяна Воропаева, район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә, район җирлекара китапханәләр эше белән танышты, залларны карады, гадәти шартларда хезмәткәрләр белән аралашты. Дәрәҗәле кунак китапханәдән, гомумән район үзәгеннән, алган уңай тәэсирләре белән уртаклашты һәм алга таба да нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен киңәшләрен бирде.

Гражданнарны кабул итү дустанә, эшлекле мохиттә барды. Аксубайлылар "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый төбәк җитәкчесе янына төрле проблемалар белән килделәр. Шулар арасында медицина ярдәме күрсәтү, социаль яклау, транспортка салым салу, хокукый характердагы сораулар бар иде. Депутатка коллективлар, районның ветеран оешмалары үтенечләрен җиткерделәр. Татьяна Васильевна һәрберсен игътибар белән тыңлады, телефон аша республика хезмәтләре вәкилләре белән киңәшләшеп, тулырак җаваплар бирергә тырышты. Мөрәҗәгать итүче гражданнарга Татьяна Воропаева тулы аңлатма бирде. Кайбер мәсьәләләр урында ук хәл ителде. Ә кайбер проблемаларны хәл итүне Дәүләт Советы депутаты шәхси күзәтү астына алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев