Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район үсешендә төп урынны кешеләр алып тора

Аксубайның төп үсеш ноктасы - ул аның хезмәт сөючән халкы Аксубайда муниципаль район Советы утырышы булып узды. Район башлыгы Камил Гилманов 2014 нче елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында хисап тотты. Ул район Советлары, башкарма комитет, аның бүлекләре, министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль бүлекләре эше алга таба...

Аксубайның төп үсеш ноктасы - ул аның хезмәт сөючән халкы
Аксубайда муниципаль район Советы утырышы булып узды.
Район башлыгы Камил Гилманов 2014 нче елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында хисап тотты. Ул район Советлары, башкарма комитет, аның бүлекләре, министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль бүлекләре эше алга таба икътисадны үстерү һәм социаль бурычларны үтәүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде, дип билгеләп үтте. Тулаем алганда ел республика һәм район билгеләнешендәге максатчан программаларны тормышка ашыруда нәтиҗәле булды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Рәис Сөләйманов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, районның инвестор-агрофирмалары генерал директорлары, муниципаль берәмлек башлыклары һәм депутатлар, район җитәкчеләре катнашты.
Аграрчылар үсеш ала
Агросәнәгать комплексы - Аксубай районы икътисадын үстерүдә төп сектор булып тора. Алар районда өчәү - "Аксу Агро" ҖЧҖ, "Аксубай" Агрофирмасы" ҖЧҖ һәм "Сөт иле Аксу". Киңәйтелгән утырышта район башлыгы Камил Гилманов инвесторлар эшенә бәя бирде һәм аларның һәрберсенә рәхмәт белдерде.
Утырыш башланганчы авыл хуҗалыгы министры "Аксубай" агрофирмасында булды. Инвестор Илнар Сөниев җитәкләгән әлеге агрофирма Аксубай җирендә бер ел эшләү дәверендә районның авыл хуҗалыгы тармагын билгеле дәрәҗәдә - 70 миллион сумнан артыкка инвестицияләде. Марат Әхмәтовка агрофирма үрнәгендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының товарлыклы-сөтчелек фермаларын капиталь ремонтлауга тотылган чыгымнарның бер өлешен субсидияләштерү буенча максатчан программаның ничек тормышка ашуын күрсәттеләр. Әлеге программа ярдәмендә 2014 елда "Аксубай" Агрофирмасында 400 баш савым сыерына исәпләнгән ферма капиталь ремонтланган, шуның белән бергә сыерлар саны арттырылып, өстәмә эш урыннары пәйда булган.
Марат Готоф улы, инвестор эшчәнлегенә бәя биргәнче, ферма белгечләре һәм хезмәткәрләренең эш шартлары һәм хезмәт хаклары белән кызыксынып, агрофирма эшчеләре белән аралашты. Савымчылар монда 25-27 шәр мең сум хезмәт хакы алалар. Димәк, хезмәткәрләр барысыннан да канәгать.
-Без авыл кешеләренә аерым игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Эш урыннары булдырыла икән, димәк, авыл яши.
Марат Готофович бу җирдә, әлеге фермаларда эшләгән элеккеге инвесторны искә алып, бүгенге көндә кешеләрнең эшкә мөнәсәбәте уңай якка үзгәрүен билгеләп үтте. Гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын төзүне тәэмин иткән программа кысаларында эшләүчеләргә дәүләт булышлык күрсәтә, яңа фермага да юл булачак, дип аерым ассызыклады.
Кунакларга крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Валерий Семеновның Савруштагы салкын эчемлекләр җитештерү буенча заводын күрсәттеләр. Валерий Семенов яңа эш башлаган эшмәкәр буларак дәүләт ярдәменә таянган. Ул лизинг-грант программасы буенча җиһазның гомуми бәясе - бер миллион сум акчаның 40 проценты күләмендә лизинг-грант алды. Элеккеге колхозның ике катлы бинасы ремонтланып, җиһаз сатып алынган. Бүгенге көндә заводта 14 кеше эшли, продукция сату базары җайга салынган, җитештерүне үстерү планлаштырыла, димәк, эшчеләр штаты да 20 кешегә кадәр артачак.
Бер тапкыр күрүең яхшырак
Район Мәдәният йорты фойесында агрофирмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлар җитештергән продукция - бытбылдык йомыркасы, икмәк-булка әйберләре, лимонад, макарон, кондитер әйберләре, сөт продукциясе, Аксубайның оста куллы уңганнарының «Маркетри» техникасында эшләгән, металлдан коеп ясалган әйберләрдән алып, агач чималыннан кулдан ясалган эшләр - картиналар, тартмачыклар һ.б. бар иде. Шулай ук "Актай" агрофирмасының ат спортындагы уңышлары өчен бирелгән кубоклар да урын алган.
Марат Әхмәтов боларның барысы белән дә - продукциянең үзкыйммәте, җитештерүчеләрнең чималны кайдан алулары, кече бизнестагы предприятиеләр һәм гаилә фермаларында күпме кешенең эшләве белән кызыксынды, тәкъдим ителгән продукция сыйфатына бәя бирде. Монда ук районның гаилә фермалары күргәзмәсе тәкъдим ителде, чөнки районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 45 крестьян (фермер) хуҗалыгы шөгыльләнә, шуның 25 е - гаилә фермасы. Узган ел аларның саны 6 га арткан, тагын 12 ферма төзелә.
Социалкадан алып, авыл хуҗалыгына кадәр
Район башлыгы Камил Гилманов депутатлар корпусы алдында Аксубай муниципаль районының 2014 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында хисап тотты. Аның чыгышы слайдлар белән үрелеп барды, анда бер ел эчендә башкарылган эшләр тәкъдим ителде, болар - сафка баскан ике ФАП, Түбән Татар Майнасындагы мәктәп - балалар бакчасы комплексы, Аксубайда 260 балага исәпләнгән балалар бакчасы, Карасуда күпфункцияле үзәк, белем бирү учреждениеләрен ремонтлау, юллар төзү, чишмәләрне төзекләндерү, авыл хуҗалыгы производствосындагы уңышлар.
-Узган ел без 33 объектны файдалануга тапшырдык, 2014 елда төзелеш объектлары буенча гына да капитал кертем 500 миллион сумнан артык тәшкил итте. Районнарга ярдәм итү программасы өчен генә дә хөкүмәткә, шәхсән Татарстан Президентына рәхмәт, - диде Камил Гилманов. - Район әлеге программалар ярдәме белән күз алдында матурая, хәер эшләнәсе эшләр дә күп әле.
Район башлыгы социаль өлкәдән алып, авыл хуҗалыгына кадәр һәр тармакка хас казанышларга һәм проблемаларга кагылды. Район территориясендә эшләүче нефть компанияләренең булышлыгын да билгеләп үтте.
Тәҗрибә уртаклашып
"Аксу Агро" генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов үз чыгышында үзе җитәкләгән агрофирманың икъдисадый күрсәткечләренә тукталды. Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин әлеге авыл җирлеге үрнәгендә үзидарәләр эше турында сөйләде. Фермер Ильяс Сөләйманов гаилә фермалары үсеше перспективалары белән уртаклашты. Утырышта чыгыш ясаган Татарстанның икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева республиканың социаль-икътисади үсешенә басым ясады һәм 2030 елга кадәр Татарстанның стратегик үсеш программасы проектын тәкъдим итте.
Иң мөһиме - хезмәт сөючәнлек
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Аксубай районы эшчәнлегенә анализ ясап, район потенциалы - ул районның үз кертеме, дип әйтеп үтте. Безнең район - чиста авыл хуҗалыгы районы булганга, узган дүрт ел һава шартлары планында район, шул исәптән бөтен республика, димәк, аның үсеше өчен дә уңышсыз булды. Республика запас ныклыгын югалтты һәм авыл хуҗалыгы продукциясен алып җиткермәү сәбәпле 25 миллиард сумнан 40 миллиард сумга кадәр гаять зур икътисадый югалтулар кичерде. Шуңа да карамастан, безнең район үсешендә алга китеш бар. Барыннан да элек, инфраструктура һәм инвесторларны җәлеп итүдә, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
-Аксубай районы - Татарстанның актив, тырыш районнары арасында һәм бары тик авыл хуҗалыгы планында гына да түгел. Бүгенге көндә Аксубайның йөзе үзгәрә, ул төзекләндерелә, инфраструктура планында өлкә шәһәрләреннән бер дә ким түгел, - дип чагыштырды Марат Готофович.
Һәм, Аксубай районының төп үсеш ноктасы ул аның хезмәт сөючән халкы, дип өстәде.
Республикадан бүләкләр
Алдынгы кыр һәм ферма хезмәтчәннәренә, муниципаль берәмлек башлыкларына бүләкләр тапшыру утырышның тантаналы төгәлләү аккорды булды.
"Сөт иле Аксу" механизаторы Ирек Фатыйхов авыл хуҗалыгын үстерүдәге озак еллар һәм фидакарь хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына, "Сөләйманов" КФХ механизаторы Чулпан Гелметдинов, "Сөт иле Аксу" агрофирмасының машина белән сөт саву операторы Мария Пискарева, "Аксу Агро" ҖЧҖ нең машина белән сөт саву операторы Минәхмәт Идрисов, "Сөлчә" ҖЧҖ механизаторы Ильяс Волков, "Аксубай" агрофирмасы механизаторы Мөнир Гинатуллин, "Аксу Агро" ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Анна Абатурова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Иске Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин һәм Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә үзләреннән саллы өлеш керткәннәре һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев