Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пешекчеләрнең дә кызу эш вакыты

Хуҗалыкта җитештерүчәнлек эшләренең тиешле дәрәҗәдә баруы күп факторларга бәйле. Шулай ук игенчеләрне тукландыру да эшнең уңышлы баруында зур роль уйный. Ә "Аксубай" АФ" хезмәткәрләренә тәмле ризыклар күтәренке кәеф өсти. Чөнки чын хезмәткәрләр тәмле ашарга яраталар. Ашханә мөдире Алевтина Шакмакова һәм пешекчеләр Ирина Герасимова, Елена Синдимирова хезмәткәрләргә төшке һәм кичке ашлар...

Хуҗалыкта җитештерүчәнлек эшләренең тиешле дәрәҗәдә баруы күп факторларга бәйле.


Шулай ук игенчеләрне тукландыру да эшнең уңышлы баруында зур роль уйный. Ә "Аксубай" АФ" хезмәткәрләренә тәмле ризыклар күтәренке кәеф өсти. Чөнки чын хезмәткәрләр тәмле ашарга яраталар. Ашханә мөдире Алевтина Шакмакова һәм пешекчеләр Ирина Герасимова, Елена Синдимирова хезмәткәрләргә төшке һәм кичке ашлар әзерлиләр. Ризык әзерләүдә пешекчеләр заманча җиһазлар кулланмыйлар, барысы да бик гади, ләкин һөнәри осталыктан чыгып әзерләнгән. Пешекчеләрнең беренче һәм икенче ашлары телне йотарлык дәрәҗәдә килеп чыга.
- Безнең пешекчеләр - алтын куллылар, - дип фикерләре белән уртаклашты агрофирма бүлеге управляющие Владимир Дмитриев. - Алар хезмәт сөючән. Әлеге кечкенә коллектив бик дус, күтәренке рухлы һәм максатчан.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе билгеләп үткәнчә, ашханәгә керүчеләргә дә алар югары хезмәт күрсәтәләр. Төшке һәм кичке ашлар кырга чыгарыла.
Кызу кыр эшләре вакытында ашханәдә тукланучылар саны 70-80 кешегә җитә. Шул рәвешле пешекчеләрнең дә кайнар эш вакыты була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев