“Нәфис калфак“ бәйгесе
Аксубайлылар, aksubayevo.ru «Нәфис калфак» фотобәйгесендә катнашырга ашыгыгыз. Фотобәйгене «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы яшьләрдә татар милли культурасы үзенчәлекләренә һәм йолаларына карата ихтирам тәрбияләү максатларында оештыра. Анда 6 яшьтән зуррак барлык гүзәл затлар катнаша ала. Бәйгегә катнашучының милли киемнәрдә төшкән фотосурәте белән...
Аксубайлылар, aksubayevo.ru «Нәфис калфак» фотобәйгесендә катнашырга ашыгыгыз.
Фотобәйгене «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы яшьләрдә татар милли культурасы үзенчәлекләренә һәм йолаларына карата ихтирам тәрбияләү максатларында оештыра. Анда 6 яшьтән зуррак барлык гүзәл затлар катнаша ала. Бәйгегә катнашучының милли киемнәрдә төшкән фотосурәте белән иҗат эше кабул ителә (хәтта кулинария рецепты да иҗат эше булып санала). Исем-фамилия һәм элемтәгә керү мәгълүматыннан тыш, үзең, талантың һәм мавыгуларың турында да бераз язма булырга тиеш. Фотосурәтләрне IPG форматында 14 ноябрь көнне 16.00 сәгатькә кадәр «конкурс» тамгасы белән selnew@mail.ru адресына җибәрегез. Тавыш бирү 15 октябрьдә 8.00 сәгатьтә aksubayevo.ru сайтында старт ала һәм 20 октябрь көнне 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев